Уфада җирле кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Ул кеше үтерүдә гаепле дип табылган. Бу хакта республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү һәм суд ачыклаганча, үткән елның гыйнварында Федоровка авылында ир-егет хатыны белән алкоголь эчкәннәр. Исерек килеш ул муниципалитет хисабына яхшырак торак алу өчен үз йортын яндырырга карар иткән.
Ул спиртлы сыекчаны өйдәге әйберләргә сипкән һәм ут төрткән. Билгеле булуынча, хатын бер аякка аксаган һәм таяк белән генә йөрегән булган. Бу хакта өйгә ут төрткән ир белгән. Җинаятьче хатынының өйдә калганын белә, әмма аны кисәтү яки коткару чараларын күрми.
Хатын-кыз янган йорттан мөстәкыйль чыга алмаган һәм шунда һәлак булган.
Ир 15 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимлы төзәтү колониясенә билгеләнгән.