Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 11:14

Халыкны Салават Юлаев һәйкәле язмышы борчый

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  белән “Туры линия” вакытында күпләрне борчыган Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү турында да сорау булды.

Халыкны Салават Юлаев һәйкәле язмышы борчый
Халыкны Салават Юлаев һәйкәле язмышы борчый

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 4 сәгать һәм 13 минут дәвам иткән “туры линия” барышында төбәк халкының 65 соравына җавап бирде.  Ә барлыгы 9,5 мең мөрәҗәгать килгән.

“Туры линия” вакытында күпләрне борчыган Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү турында да сорау булды.

“Безнең һәйкәлне юк итү ниятебез юк. Аны киләсе буыннар өчен дә, республика өчен дә саклап калу мөһим”, - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

“Туры линия” барышында билгеләнүенчә, 2025нче елда республика бюджетыннан реставрацияне башлау өчен акча бүлеп бирәчәкләр. Якынча исәпләүләр буенча, бу эшләр ел ярым вакытны алачак.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров:

—Һәйкәлнең торышы бик катлаулы, безне бик борчый. Проект федераль дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Ягъни бездә бу эшне башлау өчен барлык документлар да бар. Моңа кадәр тагын күп кенә чаралар һәм очрашулар уздырачакбыз, чөнки мин кешеләрнең борчылуын аңлыйм, фикер алышачакбыз һәм реставрация процессының ничек барачагын сөйләячәкбез. Һәйкәлнең кайбер өлешләрен алыштыру күздә тотыла, чөнки алар тутыкканлыктан яраксыз хәлгә килгән. Барысыннан да бигрәк атның арткы аякларын һәм эчке каркасы "ашалган". Постамент үзе дә начар хәлдә. Яңа елдан соң без республика бюджетында бу эшне башлау өчен кирәкле сумманы әкренләп формалаштыра башлаячакбыз. Эшне башларга кирәк. Әгәр тагын бер-ике елга сузсак, һәйкәлне бөтенләй югалтырга мөмкинбез. Эшләр якынча ел ярым дәвам итәчәк, аның каравы без аны киләчәк буыннар өчен, республикабыз өчен саклап калачакбыз,—диде Радий Фәрит улы.

Батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булган һәйкәл сүтеләчәк, каркасы ныгытылачак һәм тутыклану аркасында зарарланган участоклар алмаштырылачак. Барлык эшнең дә барышы турында халыкка мәгълүмат җиткерелеп торачак.

Район башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләүгә карата түбәндәге фикерен белдерде:

—Салават Юлаев – башкорт халкының милли герое. Ә милли каһарман һәйкәле Башкортстанның төп символларының берсе булып тора һәм аның хәзерге хәле борчылу тудыра. Үткәрелгән төрле экспертизалар нәтиҗәләре буенча ул авария хәлендә булуы турында беләбез. Бар дөньяга билгеле һәйкәл төзекләндерүне таләп итә. Бер нәрсә дә мәңгелек түгел шул. Республика Башлыгы Радий Хәбиров реставрация эшләре, якынча исәпләү буенча, ел ярым вакытны алачак, дип белдерде. Реставрация эшләре кыска вакыт эчендә башкарылыр, дип көтәбез һәм өметләнәбез,—дип билгеләде. 

Автор:
Читайте нас: