Узган төндә Казанның Гудованцев урамындагы 5 катлы йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 20 кеше соры төстәге зур мәчене ияртеп подъезддан үзаллы чыккан. Бу хакта “Татар-информ” Россия МЧС Ттатарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Коткаручылар, сулыш маскасы киеп, күршедәге фатирдан алты яшьлек малайны үлем тырнагыннан алып калган. Янгын чыккан бүлмәдә исә ир-атны табып, “Ашыгыч ярдәм” табибларына тапшырган. Кызганычка, фатир хуҗасы – 46 яшьлек ир-ат һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.
Ут белән сак эш итегез! Өй эчендә көйрәтмәгез! Электр приборларының төзеклеген тәэмин итегез! Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз!
ВТ