Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 11:49

Балтачлы “Беренчеләр хәрәкәте лидеры” республика бәйгесе җиңүчесе

Райондашыбыз Айгөл Гарипова  “Беренчеләр хәрәкәте лидеры”  республика конкурсында призлы урын яулады

Балтачлы “Беренчеләр хәрәкәте лидеры”  республика бәйгесе җиңүчесе
Балтачлы “Беренчеләр хәрәкәте лидеры” республика бәйгесе җиңүчесе

Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе вазифасы 2022нче елда барлыкка килде. Патриотик рухтагы, илен сөйгән, актив, иҗади балалар тәрбияләү бурычы тора алар алдында.  Безнең районда  14 кеше тәрбия  эшләре буенча директор киңәшчесе булып эшли. Тәрбия юнәлешендә  иң тәүге адымнарын ясый алар. Ике ел эчендә бихисап чаралар үткәрелгән, нәтиҗәләр  ясалган.

Айгөл Гарипова Башкорт төньяк көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе  булып 2023нче елның  сентябрь аеннан эшли.  

Ул  кыска гына вакыт эчендә укучылары белән төрле эшләрдә катнаша. Узган елда федераль  конкурста җиңү яулаган булганнар.

“Беренчеләр хәрәкәте лидеры”  республика конкурсында  Айгөл Гарипова  үзенең проектын тәкъдим иткән булган.  Билгесез солдат көненә багышланган проекты  республикада уңышлылар исемлегендә булуы шатлыклы хәбәр. “Беренчеләр хәрәкәте  наставнигы” номинациясендә өченче урын  алуга иреште ул.

 Уфа шәһәренең нефть университетында 600дән артык активист җыелган иде. Шуларның 120-се төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды.  Мәктәп укучылары, студентлар, киңәшчеләр - һәммәсе дә  патриотик тәрбия юнәлешендә эш алып барган кешеләр.  Башкортстан Республикасының  “Беренчеләр хәрәкәте” гомумрусия  иҗтимагый дәүләт балалар һәм яшьләр  хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе  Ранис Хәсәнов Мактау грамотасын тапшырды.

Райондашыбыз Айгөл Гарипованы котлыйбыз, ара таба да уңышлар телибез.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: