Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 10:49

Балтач сулыкларында чуртан кармаклаучылар хәвефеслек нормаларын үтиме?

Балтач районы сулыкларын боз тота башлау белән балыкчылар активлашты. Чуртан каптырырга яратучылар өчен бер җитди яңалык бар

Балтач сулыкларында чуртан кармаклаучылар хәвефеслек нормаларын үтиме?
Балтач сулыкларында чуртан кармаклаучылар хәвефеслек нормаларын үтиме?

Иске Балтач. 10 декабрь - "Балтаач таннары". Балтач районы сулыкларын боз тота башлау белән балыкчылар активлашты. Чуртан каптырырга яратучылар өчен бер җитди яңалык бар

Балыкчылар беренче боз мөмкинлекләрен файдаланып калырга ашыга.  Бигрәк тә, чуртан каптырырга яратучылар,  хәвефсезлек кагыйдәләрен арткы  планга куеп, эре-эре балыклар каптыру өчен барын да эшләргә әзер.  Боз юка дип тормый, хәвефсезлек аралыгын да саклап тормый, бер-берсенә терәп диярлек бәкеләр тишеп,   жерлицалар урнаштыралар. Әйе, боз өсте флажоклар  «джунглиена» әверелә. Бәкеләр саны арткан саен юкка бозның ныклыгы кимегәнлеген уйламыйлар да.  Кайчак бер балыкчы гына да  егермешәр-утызар жерлица урнаштыра.  Усман сусаклагычында күзәтелә бу хәл. Бозның калынлыгы хәвефсез дәрәҗәдә булганда да(ул җиде-ун сантиметрдан ким булмаска тиеш) бәке белән бәке арасы биш  метрдан ким булмаска тиеш. Элек  жерлицалар санына игътибар итмиләр иде. 

Чуртан каптырырга яратучылар өчен җитиди бер яңалык бар. 2023 елның 1 мартыннан балык тотуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер  жерлицалар саны  бер балыкчы исәбенә биштән артырга  тиеш түгел. Егермешәр жерлица урнаштыру браконьерлыкка керә.

Әле Танып елгасын ныклап боз тотмады. Тугайларда, урыны белән, боз калынлыгы җиде-ун сантиметрга җиткән. Ә елганы боз тигез тотмый.  Агым көчле урыннарында боз юка.  Елганың уртасына кадәр боз тотып, калган мәйданында ачык су җәйрәп яткан урыннар да бар. Халык телендә “Чана кысырык” дип йөртелгән урын турында сүз бара. Шунда да балык тотып утыручылар бар!

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау  комиссиясенең 2024 елның 29 ноябрьдәге утырышының 18 санлы протоколын үтәү йөзеннән, җирлекләрдә  хәвефсезлек кагыйләрен үтәүне тикшерүгә юнәлтелгән рейдлар оештырыла.       

Автор:
Читайте нас: