Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 15:13

Балтач районында 100нче сабый туды

 Бала туу- һәр гаилә өчен  иң бәхетле, иң истә калган мизгелләрнең берсе.  Районның ЗАГС бүлегендә 100нче сабый якты дөньяга килүе  уңаеннан  аның әти-әнисенә хөрмәт күрсәтелде.

Балтач районында 100нче сабый туды
Балтач районында 100нче сабый туды

Кемнәр соң алар бәхетле гаилә һәм сабый?

Сәйтәк авылында яшәүче Альмира һәм Ринат Камаловлар икән. 

 Камаловлар гаиләсендә  беренче сабыйлары -  уллары туган. Аңа Альберт дип исем кушканнар.

 Яшь әти, әни  ЗАГС органына  “Бала туу”  суперсервисы аша мөрәҗәгать  иткән.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Гайнетдинова  яшь  әти-әнигә сабыйларының беренче документын-туу турында таныклыгын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Альмира һәм Ринат Камаловларны шушы бәхетле мизгелләре -  нарасыйлары туу уңаеннан котлыйбыз. Уллары Альбертның сәламәт, акыллы, тәүфыйклы, әти-әнисе, туганнары һәм якыннарының җылысын тоеп яшәргә язсын.

 Районда балалар күбрәк тусын иде, дигән теләгебезне җиткерәбез.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: