Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2024, 09:23

Балтач Кыш бабае Урал Кыш бабаенда кунакта

Ул оныгы Дарина белән Екатеринбург шәһәрендәге бәйгедә катнашты.

Балтач Кыш бабае Урал Кыш бабаенда кунакта
Балтач Кыш бабае Урал Кыш бабаенда кунакта

Янтимер авылы активисты, районның җәмәгать тормышында кайнап яшәгән Петр Абдулов чит төбәкләрдәге чараларда да теләп катнаша. Кыш аеның беренче көннәрендә зур кызы Олесяның гаиләсе яшәгән Екатеринбург шәһәренә юлланды ул. Биредә оныгы Дарина белән Урал Кыш бабае каршында үткән конкурста катнашып күңел ачып кайтты.

—Яңа ел яңа шатлыклар алып килсен! Дөньяда тынычлык урнашсын! Җиңү шатлыгы кичереп, алгы сызыктагы һәр ир-егет исән-сау хәлдә әйләнеп кайтып сөенеп яшәргә язсын! — ди Петр Салиевич.

 

Балтач Кыш бабае Урал Кыш бабаенда кунакта
Балтач Кыш бабае Урал Кыш бабаенда кунакта
Балтач Кыш бабае Урал Кыш бабаенда кунакта
Балтач Кыш бабае Урал Кыш бабаенда кунакта
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: