1 гыйнвардан социаль түләүләр федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә артачак. Әйтик, яшәү минимумы арттырылачак. Бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле пособие күләме аңа бәйле. Димәк, тулаем ил буенча гаиләләр яңадан исәп-хисап алачак.
- Канун буенча айлык пособие Россия Федерациясе субъектында халыкның тиешле социаль-демографик төркеменең яшәү минимумы күләме үзгәргән айдан гаризасыз тәртиптә яңадан исәпләнергә тиеш. Яңадан исәпләгәннән соң түләү шулай ук гаризасыз тәртиптә башкарыла, — дип сөйләгән "Лайф" басмасына Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Оксана Красовская.
Шулай ук 2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча ялга китәчәк эшләүче хатын-кызлар 140 көн эчендә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләмен 794 355,80 сум күләмендә алырга мөмкин. 2025 елдан пособиене исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакының максималь күләме көненә 5673,97 сум тәшкил итәчәк.