Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2024, 11:26

Түбән Иванайга “Пакистан” ялга кайтты!

Кыска вакытлы ялдагы МХОда катнашкан солдат Республика Башлыгы Радий Хәбировка ихлас рәхмәтле.

Түбән Иванайга “Пакистан” ялга кайтты!
Түбән Иванайга “Пакистан” ялга кайтты!

Икенче ел инде контракт нигезендә алгы сызыкта тыныч тормыш өчен көрәшә ул. Мөгыйн Нагаев исемендәге “Башкортстан” батальоны составында артиллерия дивизионында хезмәт итә. “Урал” автомашинасы водителе сугышчыларны кирәк-ярак белән тәэмин итә.

—Самара шәһәрендә хәрби әзерлек үткәндә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килгәч, сугышчылар белән очрашты һәм гаиләләренә нинди ярдәм кирәк булуы белән кызыксынды. Кемнеңдер өен газ ягулыгына ялгауда булышлык күрсәтергә кирәк иде, башка сораулар да булды. Безнең андый мохтаҗлык юк иде. Мин, биш бала атасы буларак, авылда балалар мәйданчыгы булдыруны сорадым. Радий Фәрит улы эшләтергә сүз бирде һәм менә, бер ел дигәндә, авылда матур, җыйнак мәйданчык корылды. Бу эшне башкарып чыгуда район җитәкчелегенең, Көнтүгеш авыл биләмәсенең дә өлеше зур. Барысына да рәхмәт белдерәм. Минем үтенеч игътибарга алынды һәм балаларыбыз өчен уңайлы, хәвефсез мәйданчык булдырылды. Кичләрен һәм ял көннәрендә сабыйларның бәхетле шау-шуын ишетеп сөенеч кичерәм. Тыныч тормышта үссен балалар, безнең өлешкә төшкәнне күрергә язмасын дип телим! — диде “Пакистан” позывнойлы райондашыбыз.

Мәйданчыкка атынгычлар, эскәмияләр, карусель, шуып төшәргә тау һәм башка җайланмалар урнаштырылган. Ул әйләнәгә тимер челтәр эченә алынган. Сабыйлар бер куркынычсыз рәхтләнеп уйный, күңел ача алалар.

“Пакистан”га әле 46 яшь. Иң өлкән баласына 17, кечесенә 4 яшь. Бәләкәчләренең балалар бакчасыннан кайткач, шушы мәйданчык яраткан уен урынына әйләнгән.

 Очрашу барышында солдатларның хәл-торышы белән дә кызыксындык.

—Бар да яхшы. Азык-төлек белән дә, кием – салым, сугыш кирәк-яраклары — һәммәсе белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Гуманитар ярдәм, адреслы посылкалар вакытында килеп җитә. Алар өчен зур рәхмәт! Маскировкалау челтәрләренең әһәмияте әйтеп бетергесез зур, — диде.

Аның күкрәгендә “За отвагу”, М. Шәйморатов, “СВО да катнашучы” медальләре чыңлый.

Җиңү белән исән-сау хәлдә көтәбез сезне, солдатлар!

Автор фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: