Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2024, 15:04

Ничә яшьтән маникюр ясатырга ярый?

Кызлары булган әниләргә киңәшләр

Ничә яшьтән маникюр ясатырга ярый?
Ничә яшьтән маникюр ясатырга ярый?

Яшь әниләрдә еш кына балаларга ничә яшьтән өчен маникюр ясатырга ярый икән дигән сорау туа. Маникюр буенча эксперт Светлана Асадова билгеләвенчә, маникюрны 12 яшьтән дә иртәрәк башларга ярамый, анда да гигиена форматында гына, гель-лак белән капламыйча.

Балалар өчен маникюр — ул, барыннан да элек, гигиена процедурасы, сынган тырнакларны эшкәртү. Шулай ук маникюр балаларны тырнак сәламәтлеге турында кайгыртырга өйрәтү һәм аларны кимерүне булдырмау өчен яхшы ысул була ала. Балалар маникюрының өлкәннәрдән төп аермасы – кутикула белән эшләү. Балаларда ул бик нечкә һәм нәфис, шуңа күрә осталар аны кисәргә тиеш түгел. Кутикуланың өске катламын гына алу да җитә. 16 яшькә кадәр аппарат маникюрын куллану киңәш ителми, чөнки балаларда тырнак пластиналары әле формалаша гына. Моннан тыш, балаларның тырнакларын буярга була, ләкин агрессив химик матдәләрсез лаклар сайларга кирәк.

Маникюр өй шартларында башкарылса, сак булырга кирәк, чөнки балаларның тире һәм тырнаклары бик сизгер. Зарасызландырылган инструментлар һәм чаралар куллану яхшырак. Шуны истә тотарга кирәк, маникюр хәвефсез булырга тиеш, ә балалар өчен барлык косметик чараларның гипоаллерген булуы яхшы.

Автор:
Читайте нас: