Фәнилә Флорит кызы Югары Кансөяр авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Нефтекама шәһәрендәге 59нчы һөнәрчелек училищесында пешекче һөнәрен үзләштергән. Хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә башлаган. Бер елдан соң Уфа шәһәрендәге “Автоваз” җәмгыятенә пешекче буларак барып урнашкан. Өч елдан соң, язмыш җилләре аны янә туган якларына алып кайткан. “Балтач кафесы”нда, район Хакимиятенең буфетында эшләгән. Башлангыч мәктәп ачылу белән ул пешекче булып хезмәт юлын дәвам иткән. Менә инде 12 ел дәвамында ул укучыларны ашата.
Шул дәвер эчендә ул укучыларны тәмле ризыклар белән сыйлаучы, алар белән уртак тел табучы, иң мөһиме –балаларны яратучы кеше буларак танылу алган һәм хөрмәт яулаган.
...Ә үткәннәргә күз салганда пешерү эшенә аны зур әнисе өйрәткән. “Зур әнием мичтә гел камыр ашлары пешерә иде, мине дә эшнең нечкәлекләренә ул өйрәтте. Аш-суга осталык аңардан. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, ике дә уйламадым, чөнки кечкенәдән пешекче булырга хыялландым”,—ди Фәнилә Флорит кызы.
Фәнилә Хәсәнова бүген үз эшенең остасы булып җитлеккән. Ризыкны төрлеләндереп биргәндә, балалар аны ныграк яратканын яхшы белә ул. Бар пешекчеләргә, аш-су осталарына хас булганча, аның үзе генә белгән серләре дә бихисап. Ярты көне мәктәптә узган укучы тук та, сәламәт һәм көр күңелле булсын өчен тырышлык сала ул. Эшен санитар нормаларга туры китереп, дөрес оештыру бурычын ул намус белән башкара. Чөнки аның хезмәте укучыларның сәламәтлеген саклауда һәм хәтта белем алу сыйфатына да зур йогынты ясаганлыгын белем эш итә ул.
Меню республика белгечләре тарафыннан төзелә. Алар аңа таянып эш итә. Балаларга төрле боткалар, җиләк –җимешләр бирелә. Укучылар аеруча бәрәңге измәсе, макарон кебек ризыкларны яратып ашый икән. Май, печенье, витаминлы чәй, какоа, витаминлы икмәк - болар барысы да балалар өчен.
—Мин биредә ике ел директор булып эшлим. Фәнилә Хәсәнованың балалар белән уртак тел табуын, аларны ихлас яратуын күрдем. Эшенә бик җаваплы карашта. Пөхтәлекне ярата. Бар булмышы белән ул пешекче. Бу һөнәрдә ул үзен тулысынча тапкан. Кеше буларак та, кунакчыл, изге күңелле, ярдәмчел. Ул әзерләгән ризыкларны һәммәсе мактап, яратып ашый,—ди мәктәп директоры Руфина Субушева.
Чынлап та тәмле ризык әзерләп тә, якты йөз күрсәтмәсәң, андый кеше әзерләгән ризыкның тамакка үтмәве сер түгел. Фәнилә Хәсәнова балаларны юха тел, якты йөз белән дә үзенә караткандыр. Ата-аналар да чиксез рәхмәтле аңа.
Һөнәри осталыгын камилләштерүдән дә туктамый ул. Пешекчеләр арасында оештырылган конкурсларда актив катнаша һәм матур күрсәткечләр яулый. Үзенең һөнәренә кагылышлы тапшыруларны яратып карый. Һәр эш көне аның йөзәр баланы ашатуга кайтып кала. Уң кулы, савыт-саба юучы Джанна Апкалиева белән дә бер уйда, бер максатта эшлиләр.
—Эшемне, коллективымны яратам. Бездә бу эш синеке, монсы минеке дигән караш юк. Без бергә, моны бергә булдырабыз дигән максатта эшлибез,—ди Фәнилә Хәсәнова.
Оста пешекче булу—сәләт икәнлеген Фәнилә Флорит кызы үз үрнәгендә исбат иткән.
Район мәгариф бүлегенең әйдәүче технологы Гөлчәчәк Дәүләтбаева:
—Балтач районында 2027 бала белем ала. Җылы аш белән укучыларның 99 проценты тәэмин ителгән. Күп балалы, аз тәэмин ителгән 188 укучы ( бу сан 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр) көненә бер тапкыр бушлай җылы аш белән туклана. Ашату республиканың бюджет акчаларына башкарыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид 221 бала (бу саннар 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр алынган) һәм якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан 24 укучы ( бу сан 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр алынган) шулай ук көненә 1 тапкыр бушлай иртәнге аш белән тәэмин ителә. Укучылар өчен “Общепит” җәмгыяте витаминлы икмәк пешерә.
Башкортстан Республикасының атказанган табибы Резеда Садртдинова:
“Туклану үсеп килүче организм өчен үтә дә мөһим. Укучылар ашамлыкны тәмлегә, тәмсезгә аера. Бу төптән дөрес түгел фикер. Мәктәптәге туклану балансланган, организм өчен кирәкле матдәләр белән тәэмин ителгән. Аны белгечләр контрольдә тота. Ул файдалы. “Мәктәптәге туклану” сүзтезмәсендә балаларның сәламәтлеге ята. Ач килеш йөрү гастрит, анемия, хәтта неврозларга да китерергә мөмкин. Дөрес туклану никадәр мөһим, кирәкле булуын кече яшьтән аңлатырга кирәк”.
Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы башлыгы:
“Балаларыбызның дөрес туклануы - ул милләтебез сәламәтлеге, һәм бу бик мөһим сорау. Укучыларыбызны җылы, яхшы сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өстендә җитди эш алып бардык. Кайбер вакыт балалар мәктәптә ашамый, ни өчен икәнен яхшы беләсез? Балалар кыздырылган бәрәңге кебек файдасыз ризыкларга күнеккән, ә ашханәләрдә без аларга мондый ризык бирә алмыйбыз, чөнки мәктәп ашханәләрендә барысы да балансланган, барлык тиешле стандартларга ярашлы башкарыла.
Әгәр дә сезнең мәктәп туклануы буенча берәр тәкъдимегез булса, без аны мотлаҡ карап чыгарбыз һәм әгәр дә сезнең тәкъдим бар нормаларга тап килә икән, без аны кертербез. Мондый башлангычларны грамоталы юллар белән тормышка ашыру мөһим. Бәлки, шимбе көннәре дәресләр үткәрербез яки башка алымнар табарбыз.
Мәктәптә туклану буенче килгән тәкъдимнәргә шатмын, чөнки ул алга барырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә республикабыз мәктәпләрендә туклану системасы Русиядә иң яхшыларның берсе дип санала”.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.