— Табигатем дә шундыйрак, уен-көлкене аңлап бетермим, җитдирәк кеше мин, — ди Дамирә. — Тормышта кайчак ситуацияләрне уенга бора белү дә кирәк, хәзерге көндә бигрәк тә. Тик моны булдыра алмыйм, гел турысын әйтәсем килә. Җайлап-майлап кына яши белмим.
— Син тегүче дә бит әле?
— Училищеда тегүчелеккә укыдым. Иң беренче сәхнә костюмнарымны гел үзем тегә идем. Соңрак чыгышлар ешая баргач, күлмәкләр күп кирәк булгач, үзем тегеп өлгермичә, сатып ала башладым. Бер вакыт булганда утырып, үземә күлмәк тегәргә теләк бар. Эскизларым да әзер.