Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2024, 19:38

8 айлык сабыйны ач тотканнар, эт белән ялгызын гына калдырганнар

Сабый карават тартмасында гына яшәгән...Башка сыймаслык хәл...

8 айлык сабыйны ач тотканнар, эт белән ялгызын гына калдырганнар
8 айлык сабыйны ач тотканнар, эт белән ялгызын гына калдырганнар

Уфада 28 яшьлек хатын-кызны ике айга СИЗОга япканнар. Ул үзенең сигез айлык улын үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, хәсрәт-ана агымдагы елның февраленнән октябренә кадәр, ире белән бергә, баласын карамаган, ашатмаган. Бу, үз чиратында, сабыйның бик нык хәлсезләнүенә китергән.

Шулай ук баланы озак вакытка фатирда эт белән ялгызын гына калдырганнар, шул исәптән, аны идәндә торган карават тартмасына бернинди киемсез килеш салганнар. Медицина учреждениеләренә йөрмәгәннәр һәм балага тиешле процедуралар үтелмәгән.

Бу хәл турында хокук саклау органнарына иренең апасы хәбәр иткән. Хатынлы-ирле чит төбәккә китәргә торганда, ирнең апасы сабыйны карават тартмасында тапкан, алар баланы шунда үзен генә калдырып китәргә уйлаган булган.

Сабыйны мондый ата-анадан тартып алганнар һәм вакытлыча дәү әнисенә опекага тапшырганнар, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Автор:
Читайте нас: