Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2024, 14:25

"Яратып алдым. Яратып яшәдем"

Сәйтәк авылында яшәүче Руфина һәм Фәнәви Сәхиповларның бергә яшәүләренә быел 50 ел тула. Тату яшәү өчен иң мөһиме ― мәхәббәт, ышаныч, сабырлык, бердәм сүзле булу кирәк, диләр алар.

"Яратып алдым. Яратып яшәдем"
"Яратып алдым. Яратып яшәдем"


Илле ел эчендә алар бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңларга өйрәнгән. Дус кызының туена Уфадан кунак буларак килгән Руфина Зөфәр кызы язмышы Сәйтәк белән бәйләнер дип һич кенә дә уйламагандыр. Булачак тормыш иптәшен нәкъ шушы мәҗлестә очрата. Алты ай хат алышканнан соң, егет кавышырга теләк белдерә. Тимерне кызуында сугарга яраткан егет яраткан кызын чит ятларга җибәрәсе килми. Ул вакытларда Руфина Зөфәр кызының Уфа шәһәрендә полиграфия училищесын тәмамлап, Матбугат йортында эшләгән еллары була.

1974нче елның декабрь аенда Руфина Сәйтәккә килен булып төшә. Дус кызы Рәмзия, аның томыш иптәше Рәиф Бәләгытдиновлар „Жигули” машинасы белән алып кайталар. Пар мендәрләргә төшерәләр, табын коралар, күрше-тирәләр киленне күрергә керәләр. Шул вакытлар күз ачып йомганчы узып та киткән. Быел Сәхиповлар алтын туйларын билгелиләр.


...Фәнәви Садри улы 1949 елның 25нче маенда Сәйтәк авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килә. Сигез бала булалар, икесе бик иртә фани дөнья белән хушлаша. Әниләре бәби тапканда өзлегеп калу сәбәпле иркәләнеп үсәргә насыйп булмый аңа. Кече яшьтән бар эшкә өйрәнеп үсә. Икмәген дә сала, ашын да пешерә, керен дә юа. Туган авылында белем ала. Сигезенче сыйныфтан соң район үзәгендәге 11нче санлы урта һөнәрчелек училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Камчаткада хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, колхозда эшли башлый. Сүтелеп ташланган ДТ-20 үзен корып, эшкә чыга. Аның кабинасы гына да юк иде дип үткәннәрен искә ала ул. Салам этәртү, чөгендер ташу һәм башка эшләрнең берсеннән дә читтә калмый. Колхоз рәисе Хәмзә Хәмәтнуров яңа трактор кайту белән Фәнәвигә ышанып тапшыра. Шулай итеп ул яңа ЮМЗ тракторында эшли. Һәрвакыт алдынгы була.


Гаиләләрен тулыландырып бер-бер артлы кызлары Зөлфия һәм Гөлшат дөньяга килә. 1982нче елда Сәхиповлар Казахстанга, Караганда шәһәренә барып төпләнәләр. Гаилә башлыгы „Караганда –уголь” оешмасында экскаваторчы, тракторчы булып эшли. Биредә аларның уллары Рөстәм дөньяга килә.
Әниләре өлкәнәйгәч, Сәхиповлар кирегә туган нигезләренә кайталар. Фәнәви Садри улы кайту белән колхозга эшкә урнаша. Ары таба районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә 2 ел бульдозерчы булып эшли. Балаларны укытырга кирәк, йорт салу нияте белән ул 2001нче елның гыйнварында Нижневартовский тарафларына чыгып китә. Себер тарафларында эшләгән мәлендә әтисенең нигезендә яңа йорт сала, балаларын укыта. 2009нчы елда хаклы ялга туктый. Кырык ике ел дәвамында тракторчы булып эшләгән ул.


Бер көн дә тик тормаган, һәрвакыт эштә булган ир хатынының өйдә торуы яклы булган.
—Хатын-кызның интегеп эшләп йөрүен өнәп бетермим. Кайтып керүемә өй җылы, ашарга әзер, балаларым караулы булса шул җиткән. Кызумын, дөреслекне яратам. Алдашкан кешен җаным сөйми. Әмма да ләкин хатыныма бер кешедән дә сүз тидертмәдем, сугу түгел, тырнак белән дә чирткәнем булмады.Гаилә башлыгы уңган булырга тиеш. Кеше бәхетне үзе булдыра. Ә кешене эш бәхетле итә. Эшләсәң генә ашың була. Гаилә ныклы булсын өчен ике якта да бердәм сүзле булу шарт. Тормыш иптәшем ышанычлы кеше. Бер-беребезгә таянабыз. Иртән торсам әле булса да ул йокласын дип, аяк очында гына басып йөрим. Яратып алдым, яратып яшәдем, карт көннәрдә дә шулай гына була күрсен, —ди Фәнәви абый.


Чынлап та Фәнәви Сәхипов гаиләсе барлыкта яшәсен өчен зур тырышлык салган. Әле бер эштә, әле икенчесендә. Кырык ике ел корыч атны йөгәнләгән. Илле яшькә якынлашканда Себер тарафларына чыгып киткән. Гомере буена акча тапкан. Ә менә акча хатын кулында булган. Фәнәви абый җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ветераннар советы рәисе, авыл старостасы вазифаларын башкара. Озак еллар зират караучысы була.


—Тормыш иптәшем тик тора белми. Эшне хатын-кызныкына, ир атныкына бүлмәде. Мин камырын ясасам, ул эчлегенә тотына. Һәрвакыт ярдәмләште. Бервакытта акчасыз тотмады. Гел эштә булды. Ир аркасына таянып яшәдем, —ди Руфина Зөфәр кызы.

Бүген алар балалары, 5 оныклары шатлыкларына куанып яшиләр. Өлкән кызлары Зөлфия гаиләсе белән Болгарияда яши. Икенче кызлары Гөлшат Екатеринбург шәһәрендә гомер кичерә. Алар икесе дә һөнәрләре буенча шәфкать туташлары. Уллары Рөстәм Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, Уфа шәһәрендә гомер кичерә.


Декабрь ае Сәхиповлар өчен истәлекле ай. Бишенче декабрь көнне Руфина Зөфәр кызы Сәйтәк авылына килен булып төшә. 28 декабрь көнне законлы никахка керәләр. 30 декабрь көнне туй үткәрәләр. Илле ел эчендә, әлбәттә, савыт-саба шалтырамый тормагандыр. Әмма алар бүген бер-берсенең кадерен белеп, барлыгына сөенеп яши беләләр. Бәхет һәр кешенең үз кулында, аны табарга, тапкач ычкындырмаска кирәк, дигән фикердә Сәхиповлар.

Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: