Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2024, 20:00

Яңа ел төнендә безне нинди һава торышы көтә?

Синоптиклар Яңа ел төненә һәм гыйнвар бәйрәмнәренә үз фаразларын җиткерә.

Яңа ел төнендә безне нинди һава торышы көтә?
Яңа ел төнендә безне нинди һава торышы көтә?

Соңгы көннәрдә Башкортстанда суыта башлады. Һава температурасы климатик нормага якынайды. 

Бәйрәм көннәренә килгәндә, бу чорда көчле салкыннар булмаячак. Гисметео порталы хәбәр иткәнчә, яңа ел төнендә республикада һава температурасы -8, -9 градус тәшкил итәчәк. Гыйнварның беренче атнасында да шундый ук һава торышы фаразлана.

Шул ук вакытта синоптиклар яңа ел төнендә һәм 1-3 гыйнварда күп кар явачагын фаразлаган. Әмма 4 гыйнвардан башлап көчле кар яву тукталачак. Каникулның калган көннәрендә төбәк территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем көтелми.

Автор:
Читайте нас: