Бразилияле Жоао Марино агымдагы елның ноябрь ахырында, дөньяның иң өлкән кешесе буларак, Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. Бабакайга 112 яшь тулган. Ул үзенең туган көнен картлар йортында дуслары һәм кайгыртучан персонал арасында билгеләп үткән. Бу фотода исә аның 110 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән көне.
Жоао 1912 елның 5 октябрендә Сеара штатының Марангуапи шәһәрендә туа. Ул фермерлар гаиләсендә үсә, гомеренең күп өлешен шәһәр читендә үткәрә. Малай бик иртә кул арасына керә, 4 яшендә үк әтисенә басуда булыша башлый. Үскәч, гаилә традициясен дәвам итәргә карар кыла: ул да фермер була, җир эшкәртә, кукуруз һәм ногыт борчаклары үстерә. Шулай ук эре мөгезле терлек, кәҗә, дуңгыз һәм тавыклар үрчетә. Жозефина исемле кызны очрата. Алар өйләнешә, дүрт балалары туа. Берничә дистә елдан соң пар аерылыша, ләкин Жоао яңадан гашыйк була, аның Антониядән тагын өч баласы туа.
Хәзер аның алты баласы, 22 оныгы, 15 оныгы һәм өч туруны бар. Жоао тол калган, ул инде начар күрә, ишетә һәм үзен карый алмый. Әмма бабай бик зиһенле. Жоао әйтүенчә, озын гомерле булу өчен иң кирәклесе барысы да булган – саф һава, үз җире, яраткан эше, гаиләсе. Туклануга килгәндә, ул колбаса, сосиска, татлы камыр ризыклары, чипслар ашаудан баш тартуын әйткән.
Бразилияле үзе үстергән борчак, яшелчәләр белән бик гади туклана. Аны шулай ук үз хуҗалыгы да туендырган. Сөт, йомырка, сыр, май, эре мал һәм кош-корт ите – барысы да үзе җитештергән. Жоао сүзләренчә, ул әлегә кадәр кайбер ризыклардан башка тормышны күз алдына китерә алмый. Исемлектә: кара кофе, җимешләр, коңгырт шикәр, тавык ите. Тукланудан тыш, Жоао озын гомерле булуга физик эш тә ярдәм итә дигән фикердә. Гомере буена бу кырда һәм фермада даими эштә булган ул.
“Моннан тыш, яхшы кәеф һәм якыннарыңа мәхәббәтне сакларга кирәк. Шул чагында сез озак яшәячәксез һәм табиб кабинетында еш кунак булмаячаксыз”, - ди 112 яшьлек бабакай.
Фото:doctorpiter.ru