Каз маеның дәвалау үзлекләре Әбүгалисина заманнарыннан ук билгеле. Каз мае халык медицинасында салкын тию, ютәл, тире өшү, пешү, гинекология, тире авырулары, геморрой, пневмониядән, косметологиядә еш файдаланыла. Каз мае организмның иммун системасын ныгытучы препаратлар составына да керә. Борынгы Кытай табиблары каз маеның организмны зарарлы матдәләрдән чистартуын, шешләрнең үсешен туктатуын, аларны таркатуын белгән. Каз маен онкология чирләрен кисәтүдә файдаланганнар. Каз мае югары температурада (200 о Стан артыграк) да молекуляр структурасын үзгәртми, анда холестерин юк. Ул шул үзлекләре белән башка терлек майларыннан күпкә өстен. Каз мае сөртеп салкынга чыкканда тире ярылмый, ул өшүдән саклый. Суыкка чыгар алдыннан аяк һәм кулларны җылы суга тыгып торырга, аннан корытып сөртергә һәм каз мае сөртергә кирәк. Май сеңгәч киенергә һәм урамга чыгып китәргә була, моннан соң бернинди суыклар да куркыныч булмаячак.