Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2024, 09:57

“Безне барыбызны да берләштерде...”

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров туры бәйләнеш вакытында МХОда катнашучылар – бүген безнең өчен иң төп кешеләр, дип белдерде. МХО безне барыбызны да берләштерде һәм без аларга киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез, диде ул.

“Безнең барыбызны да берләштерде...”
“Безнең барыбызны да берләштерде...”

3 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкы, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең актуаль сорауларына җавап бирде.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров туры бәйләнеш вакытында МХОда катнашучылар – бүген безнең өчен иң төп кешеләр, дип белдерде. МХО безнең барыбызны да берләштерде һәм без аларга киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез, диде ул.

“Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары аларның ихтыяҗларына карап үзгәреп торачак, - диде Радий Хәбиров. Моның өчен “Ватанны саклаучылар” фондының филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар яугирләрнең бөтен ихтыяҗларын формалаштырып барачак, шуңа карап ярдәм чаралары кабул ителәчәк һәм финанслау чыганаклары билгеләнәчәк.

Артур Йомагужин, Башкортстан Республикасы Башлыгының РФ милли гвардиясе гаскәрләре белән бәйләнеш буенча киңәшчесе, Салават Юлаев исемендәге ике батальон оештыручы:

-Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Башкортстан яугирләре республика башлыгына рәхмәтле. Аеруча, аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәмнәре өчен. Башкортстанда яугирләргә ярдәм итү чаралары системага салынган һәм Русиядә уникаль булып тора. Яугир өчен фронтның алгы сызыгына озатылган гуманитар йөк кенә мөһим түгел, алар өчен гаиләләренең якланган, сакланган булуы мөһим. Бу – Радий Фәрит улының эшендә зур күрсәткеч.

Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, 2023 елның 1нче июненнән “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды эшли башлады. Балтач районы буенча әлеге фондта социаль координаторлар вазифаларын Гүхәл Бухина һәм Гөлшат Нуркаева башкара.

“Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы Гүзәл Бухина:

-Фонд тыныч тормышка кайткан махсус хәрби операция ветераннары белән эшли. Безнең бурыч – аларга төрле яклап ярдәм итү һәм аларның барлык проблемаларын хәл итүдә булышу. Фонд филиалының бурычлары арасында-медицина һәм социаль тернәкләндерү, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, тернәкләндерүнең техник чараларын һәм шифаханә-курорт дәвалануны, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгын алуны үз эченә алган барлык тиешле ярдәм чараларын алуда ярдәм итү. Шулай ук ветераннарны яңадан укытуга һәм эшкә урнаштыруга, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Кирәк булганда, фонд карамагындагылар өчен шулай ук озак вакытлы карау һәм торак биналарны аларның ихтыяҗларына яраклаштыру оештырыла. Моннан тыш, фонд МХО ветераннарын гражданнарны патриотик тәрбияләүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый проектларга җәлеп итә, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүче коммерциячел булмаган һәм волонтерлык оешмаларына ярдәм итә.
Автор:
Читайте нас: