Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь , 11:36

Больничныйга еш китүчеләр өчен үзгәрешләр кертелә

Ни сәбәпле икән?

Больничныйга еш китүчеләр өчен үзгәрешләр кертелә
Больничныйга еш китүчеләр өчен үзгәрешләр кертелә

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән больничныйлар бирүнең яңа тәртибен кертергә тели, ул еш авыручыларга кагылачак. Приказ проекты норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Приказ текстына өстәмәдән күренгәнчә, киләсе елның 1 сентябреннән ярты ел дәвамында эшкә яраксыз дип дүрт һәм аннан да күбрәк тапкыр танылган русиялеләр өчен чикләү кертеләчәк. Бу гражданнарга хезмәткә сәләтсезлек кәгазе өч календарь көнгә кадәр биреләчәк, аны бары тик табиблар комиссиясе карары буенча гына озайтырга мөмкин. Бүгенге законнар нигезендә, дәвалаучы табиб — 15 көнгә кадәр, стоматолог һәм фельдшер 10 көнгә кадәр больничный бирә.

Шул ук вакытта үзгәрешләр гаилә әгъзасын карау буенча хастаханәләргә, медицина реабилитациясенә, социаль әһәмиятле авырулар яки алмаштыргыч бөер терапиясен таләп иткән очракларга кагылмаячак. 

Чыганак: lenta.ru

"Өмет" сайтыннан алынды.

Автор:
Читайте нас: