Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2024, 21:05

Бер урында ике авария...

Бүген юлда ике кешенең гомере өзелгән. 

Бер урында ике авария...
Бер урында ике авария...

Башкортстан дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген, 7 декабрьдә, иртә белән Благовещенск районында Уфаның көнбатыш урау юлының 50нче чакрымында "Лада Гранта" водителе “Volvo” йөк машинасы белән бәрелешкән. Коточкыч авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе һәм аның пассажиры урында һәлак булган.

Шуннан соң “Nissan” йөртүчесе авария урынын урап узарга тырышып караган, ләкин “Toyota” белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә "Лада" ның тагын бер пассажиры һәм "Nissan" автомобиле салонында булган 10 яшьлек кыз зыян күргән. Аларны дәваханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли.

 

Бер урында ике авария...
Бер урында ике авария...
Бер урында ике авария...
Автор:
Читайте нас: