Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2024, 22:09

9 айлык баласын ташлап чыгып киткәннәр...

Яшь әти-әниләр балаларын ялгызын калдырып чыгып киткәннәр. 

9 айлык баласын ташлап чыгып киткәннәр...
9 айлык баласын ташлап чыгып киткәннәр...


Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре Степан Кувыкин урамындагы фатирга чыктылар.

"2024 елның февралендә туган малайның әти-әнисе бер ай чамасы элек өйдән киткән һәм аларның кайда булуы билгесез. Борчылган туганнары полициягә мөрәҗәгать итә һәм бала турында кайгыртуны үз өстенә ала. Табиблар тикшергәндә баланың ябык булуы һәм аның физик үсеше яшенә туры килмәве ачыкланган", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Тәртип сакчылары «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәрләре ябыккан сабыйның әти-әнисен тапканнар һәм аларны тикшерү гамәлләре уздыру өчен бүлеккә китергәннәр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, берничә ай дәвамында ата-аналар, ярдәмсез баланы ялгыз калдырып, берничә тапкыр өйдән чыгып киткәннәр, шулай ук аның сәламәтлеге торышын күзәтмәгәннәр. Опека органнары карары буенча баланы туганнарына тапшырганнар.

Автор:
Читайте нас: