Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2024, 07:05

Мунчада Коръән укырга ярыймы?

Мунча кергәндә дин ягыннан үтәлергә тиеш нинди кагыйдәләр бар?

Мунчада Коръән укырга ярыймы?
Мунчада Коръән укырга ярыймы?

Ансар хәзрәт Мифтахов бу сорауга анык җавап биргән.

Мунчада кеше җиңеләеп, аруларын бетерә, тәнен пакьли. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә эссе мунчада утырып, ял итүне хуп күрә. Шәригатебездә мунчага керүнең үз кагыйдәләре бар.

Әйтик, мунчага кергәндә, ишек алдында ук кеше: «Бисмилләһ! Әй, Раббым! Мине ир һәм хатын җенесеннән булган шайтаннарның явызлыгыннан сакла!» – дигән дога укырга тиеш. Мунчадан чыкканда: «Раббым, мине гафу кыл!» – дип әйтү хәерле. Адәм баласы мунчага кергәндә сул аяк белән керә һәм уң аяктан атлап чыга. Тагын бер кагыйдә: мунчада гаурәт урыннары каплаулы булырга тиеш.

Ир белән хатын мунчада юына икән, алар тулысынча чишенеп юынса да ярый. Ир-егетләр аерым, хатын-кызлар аерым, әни белән кыз, әти белән малай, әби белән онык, апа белән сеңел мунча кергән очракта да гаурәт урыннары капланган булырга тиеш. Әйтик, 3–5 яшьлек баланы мунчага юындырырга алып керәсез икән, сезнең гаурәт урыннарыгыз күренмәсен иде. Ир-атларның һәм хатын-кызларның бергәләшеп мунча керүе рөхсәт ителми! Моңа өстәп мунчада Коръән, дога, намаз укырга рөхсәт ителми.

 

Динем — Ислам

Автор:
Читайте нас: