Яңавылда яшәүче хатын-кыз 1 миллион 141 мең сумны Интернет буенча «ухажерлар» счетына күчергән. Урындагы полициядә хәбәр итүләренчә, барысы да популяр социаль челтәрләрдә чит ил кешесе белән танышудан башланган. Джеймс мәхәббәт хатлары җибәргән, ә августта аның элемтәсен блоклаганнар, аралашуны дәвам итү өчен блокны ачу өчен түләргә кирәк, дип белдергән. Гражданка аңа 35 мең сум күчергән, һәм шуннан соң элемтә өзелгән. Берникадәр вакыттан соң Яңавылда яшәүчегә Майк язган, ул бер айдан соң хисләрнең шулкадәр көчле булуы турында хәбәр иткән, ул аңа кыйммәтле посылка җибәргән. "Шуннан соң ватсапта хатын-кызга таможня хезмәтеннән хат имитациялиләр, имеш посылкада аеруча зур сумма акча бар, ләкин аны алу өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. Шулай итеп, зыян күрүче күрсәтелгән билгесез счетларга өлешләп миллион сумнан артык акча күчергән. Акча таләпләре туктамагач, ул полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була", - дип сөйләгәннәр ведомствода нечкәлекләрен.
Интернетта язган ялган хатларга ышанмагыз. Караклыкның төрле алымнарын кулланып күпме кешеләрне "ярык тагарак" алдында калдыруның ачык мисаллары турында язып, халыкка җиткереп торыла. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!
Башинформ
Фото: Ксения Калинина