Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2024, 13:48

Уңайлыкларга — өстенлек

Башкорстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “туры линия” барышында төзекләндерү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар да яңгырады.  

Уңайлыкларга — өстенлек
Уңайлыкларга — өстенлек

Өч сәгатьтән артык дәвам иткән туры бәйләнештә Радий Фәрит улы халык, җәмәгатчелек тарафыннан бирелгән актуаль сорауларга анык җаваплар бирде.

Җәмәгать эшлеклесе һәм БРның Дәүләт Җыелышы  Корылтай депутаты Шамил Вәлиев Уфадагы урманчылар исемендәге паркның язмышы турында сорады. Ул бу популяр ял итү зонасы тирәсендә төзелешләр булчакмы икәнлеге белән кызыксынды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, паркның федераль дәрәҗәдә саклау зонасы югары. Йорт салучылар бу территориягә кул сузмасын өчен гамәлдәге хокукый кыр әлегә җитәрлек. Башкортстан Башлыгы паркта булып кешеләр белән аралашкан. Ул әйтүенчә, база таләпләре үтәлгән – юллар, яктырту, балалар мәйданчыклары бар. Шәһәр халкы асраган этләрен йөртү өчен мәйданчык һәм саулык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен зона өстәргә сорыйлар. Парк үзенең икенче гомерен алган һәм алга таба да үсәчәк.

“Бу Уфаның күркәм үзенчәлеге, анда күңел ачу һәм ял итү урыннары бар", – дип билгеләде республика Башлыгы.

Шушы ук темага кагылышлы Бөре шәһәреннән Агыйдел елгасы ярын төзекләндерүне сораган видеосорау да яңгырады.

Сорауны юллаган хатын-кызлар билгеләп үткәнчә, шәһәр аша дистәләгән теплоход йөзеп үтә, һәм Бөре халкының туристларга күрсәтер нәрсәләре бар. “Объектны проектлау — 2025нче елда, ә турыдан - туры эшләр 2026нчы елда башланачак,” — дип белдерде Радий Хәбиров.

Соңгы биш-алты елда без яшәгән Балтач районында да халыкка уңайлы шартлар булдыру өчен күп эшләнә. Төрле максатчан проектлар, программалар тормышка ашырыла. Уңайлыкларны булдырганда иң элек кешеләр иминлеге, хәвефсезлеге исәпкә алына. Мисал өчен Иске Балтач авылының Комсомол урамын гына алыйк. Әле кайчан гына җәяүлеләр өчен урамнан узу хәвеф тудыра иде. Чөнки биредә транспорт агымы зур. Урам чите киң түгел. 2023 елда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” төбәк проекты чикләрендә киң аллея булдырылуын шушы урамда яшәүче балтачлылар сөенеп кабул иттеләр.

Иске Балтачтаның Совет урамында да илкүләм милли проекты чикләрендә аллея төзелеп файдалануга тапшырылды һәм авылның үзәге яңа төс алды. Әлегә кадәр хезмәт иткән тротуар Карыш елгасы күперенә кадәр илтеп җиткерелде.   Тротуар буендагы коймалар да яңага алыштырылды.

Бу эш “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” дип аталган проект  чикләрендә тормышка ашырылды.  Аның максаты торак пунктлары территориясен комплекслы үстерү, массакүләм ял итү өчен уңайлы урыннар булдыруга юнәлтелгән.

Иске Балтач авылындагы “Мәктәп укучылары аллеясе”  Совет урамында, Комсомол урамы белән кисешкән чатлыктан башлана. Бу объект “Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру” милли проекты чикләрендә төзелде.

Биредә җәяүлеләр юлы, белем бирү процессын символлаштырган тематик кече архитектура арт-объектлары урнаштырылды.

2024нче елда исә Совет урамының Комсомол урамыннан Энергетиклар урамына кадәр аралыгында яңа аллея булдырылды.

Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Данис Шакиров:

—Бу зур объект “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты чикләрендә тормышка ашырылды. Бу аллея җәяүлеләр өчен яңа уңайлыклар тудырды. Биредә кешеләр өчен уңайлы гына түгел, хәвефсез дә. Бигрәк тә балалар юлның җәяүлеләр зонасыннан читтәрәк йөрергә һәм алар өчен мәйданчык җитәрлек ераклыкта булдырылырга тиеш. Бу аллеяне төзегәндә бу шартлар барысы да исәпкә алынган.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: