Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2024, 21:47

Балтачлылар Ватан Геройлары көнен билгеләде

Бүген, 6 декабрь көнне, Иске Балтачта  Ватан Геройлары көнен  билгеләделәр

Балтачлылар Ватан Геройлары көнен билгеләде
Балтачлылар Ватан Геройлары көнен билгеләде

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.

Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары– Үлмәс Шакиров, Габдулхай Сәитовлар белән горурлана.  Аларның исемнәре  тарих  битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган.

Ватан Геройлары көне “Хәрби Дан” аллеясына һәм “Сагышлы ана” мемориаль комплексында  чәчәкләр салудан башланды.

Ары таба ул район мәдәният сараенда дәвам итте. Чарада катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде.  

-Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең районыбызның мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша, без аларның батырлыгы белән горурланабыз, -диде Илгиз Субушев.

Ары таба тамашачылар игътибарына район мәдәният сарае хезмәткәрләренең патриотик  җырлардан тупланган чыгышлары тәкъдим ителде. Руслан Халиков, Руслан Кабулов, Әлфинә Нуркаева, Илнара Мәхмүтова, Гөлназ Шәрифуллиналар башкарган җырлар йөрәкне тетрәндерде.

Чара БР атказанган артисты Рәмил Бәдәмшинның җырлары белән дә истә калды.  Аның һәр чыгышы алга барырга, бирешмәскә өндәүче мәдхия булып яңгырады.  

Туган җиребездә һәрчак тынычлык булсын иде. Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.                             

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: