Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2024, 20:52

Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты

Бүген, 6 декабрь көнне, реабилитация үзәгенең "Газель" микроавтобусы МХО зонасына озатылды

Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты
Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты

 

Балтач реабилитация үзәгенең 7 урынлы "Газель" микроавтобусы махсус хәрби операция зонасына юлланачак. “Иптәшләр”оешмасы волонтёрлары бүген Уфа шәһәреннән килеп машинаны алып киттеләр.

-Без республика буенча җыелган гуманитар ярдәмне алгы сызыкка кадәр озата барабыз. Машиналар белән дә шул ук хәл. Һәр ярдәмне кулларына тапшырып фотога төшерәбез. Бу аларга ышанмаудан түгел, халык тиешле кешегә әйберләр барып җиткәнен күрсен өчен эшләнелә, - диде волонтёр Ильяс Минһаҗев.

Ильяс Минһаҗев әйтүенчә, безнең районнан җибәрелгән "Газель" микроавтобусы алгы сызыктан яраланган хәрбиләрне алып чыгарга яки продукция ташырга тотылачак. Техника СВОга озатылганчы, сервиста каралганлыгын да әйтте Ильяс Хәкимҗан улы.

-Без МХО зонасындагыларга даими рәвештә ярдәмләшеп торырга тырышабыз. Анда безнең хезмәткәрләрнең уллары, туганнары бар. Иң мөһиме безнең ярдәм аларга барып ирешсен, -диде Нефтекама реабилитация үзәге директоры Зилә Гәрәева микроавтобус ачкычын тапшырганда.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты
Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты
Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты
Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты
Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты
Балтачлылар СВОга микроавтобус озатты
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: