Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2024, 09:21

Балтач укучыларының эшләре иң яхшылар арасында

Балалар иҗаты үзәге  тәрбияләнүчесе Ранис Камилҗанов Бөтенрусия иҗат конкурсы җиңүчесе

Балтач укучыларының эшләре иң яхшылар арасында
Балтач укучыларының эшләре иң яхшылар арасында

Һәр балага нинди дә булса сәләт салынган, диләр. Аны бары тик вакытында күрергә һәм ачарга кирәк. Ата-аналар, укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары шул талантны күреп ачарга ярдәмләшә дә инде.  Ә конкурслар, төрле бәйгеләр баланың сәләтен, аның булмышын, эчке дөньясын ачуда зур әһәмияткә ия.

 Балалар иҗаты үзәгенең „Грамотейка” берләшмәсендә шөгыльләнгән укучылар  „Минем гаиләм— минем байлыгым”  Бөтенрусия иҗат конкурсында катнашып, сертификатларга ия булдылар. Балтач укучыларының иншалары иң яхшылар исемлегенә керүе шатлыклы хәбәр.

  Ә  Ранис Камилҗановның эше Бөтенрусия конкурсында 7 яшьтән 10 яшькә кадәр конкурсантлар арасында  иң яхшысы дип табылган. Ранис I  дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.  Остазы Ирина Шәйхлисламова зур  тырышлык салган.

 Котлыйбыз, ары таба да җиңүләр көтсен сезне.   

Балтач укучыларының эшләре иң яхшылар арасында
Балтач укучыларының эшләре иң яхшылар арасында
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: