Малаяз авылында яшәүче 81 яшьлек әбекәйгә аның шәхси йорты ишегалдында эт һөҗүм иткән. «На земле Салавата» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, әби каршы торырга тырышып караган, ләкин эт аны тешләгән һәм тырнаган, ә аннары качкан. Зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Табиблар билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кеше өчен мондый яраларны дәвалау — бик авыр һәм озак вакыт таләп итә.
"Миңа атна буе дәваханәгә уколга йөрергә, һәм тагын ике мең сумга дарулар сатып алырга туры килде. Ә күпме газаплар булды", — дип сөйләгән бәхетсезлеккә дучар булган әбекәй.
Аның сүзләренчә, эт күршеләрдән яки урамнан кергән. Ул авыл халкының хәвефсезлеге өчен урам этләрен һәм бәйдә булмаганнарын аулауларын сорады.
Фото: bashinform.ru