Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2024, 21:21

Волонтерлар – изге йөрәкләр

Бүген "Романтик" яшүсмерләр клубында волонтерлар көне үтте.

Волонтерлар – изге йөрәкләр
Волонтерлар – изге йөрәкләр

Бүген "Романтик" яшүсмерләр клубында бик мөһим бәйрәм – волонтерлар көне үтте. Яшьләр белән эшләү буенче белгеч Гөлнур Сәгъдиева әлеге датаның тарихы белән таныштырып үтте. Аның билгеләвенчә, изге гамәлләр башкаручылар (волонтерлар) көне Русия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 27нче ноябрендәге указы белән гамәлгә кергән.

„Романтик” яшүсмерләр клубы директоры Гөлчәчәк Сафетдинова һәм район Хакимиятенең физик культура, спорт, яшьләр сәясәте бүлегенең балалар һәм яшьләр эше буенча баш белгече Гүзәллия Солтанова барысын да бүгенге бәйрәм белән котладылар һәм яшьләр сәясәте буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт комитеты, район Хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Шулай ук чара кысаларында квиз-уен оештырылды, анда волонтерлар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен сынадылар! Җиңүче һәм призер командалар истәлекле бүләкләр, грамоталар белән бүләкләнделәр.

 

Автор:
Читайте нас: