Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2024, 22:19

Русия мәгариф министры ни өчен чаң суга?

“Балаларга планшет һәм телефонда уйнарга рөхсәт бирмәскә кирәк!”

Русия мәгариф министры ни өчен чаң суга?
Русия мәгариф министры ни өчен чаң суга?

“Ата-аналар балаларына планшет һәм телефонда уйнарга ирек бирмәскә тиеш, чөнки бу баланың психикасына зур йогынты ясый”,  - дип белдерде VIII Бөтенрусия мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре съездының пленар утырышында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

"Башка төбәкләрдә ничектер, әмма Мәскәүдә бу бик нык сизелә. Кафе, рестораннарга, ниндидер  чараларга  өч-дүрт яшьлек кечкенә балалар белән киләләр һәм кулларына телефон, планшет тоттырып куялар. Иң мөһиме: бала комачауламый. Нәрсә килеп чыга? Аннары сорыйлар: ни өчен минем балам елый, ни өчен балам мине тыңламый, ни өчен мине яратмый", - дип белдерде министр. 

Кравцов ата-аналар арасында аңлату эшен алып барырга кирәклеген ассызыклады. Министр фикеренчә, алар үз балалары белән мөмкин кадәр күбрәк аралашырга һәм аларга вакыт бүләргә тиеш.

"Бу 10, 15, 20 ел элек булмаган чакыру. Безгә бу күренеш белән нишләргә? Әгәр хәзер чаң сукмасак, нормадан тайпылышлары булган балалар саны белән, кызганычка каршы, артачак", - дип сүзен йомгаклаган ведомство башлыгы.

Автор фотосы.

Автор:
Читайте нас: