3 декабрьдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров туры эфирда халык белән аралашты. Сораулар туризм темасына да кагылды. Чарада "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та Башкортстан Башлыгыннан республикада туризм үсеше турында кызыксынды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, тулаем алганда төбәктә туризм индустриясе үсешә, арзанрак була бара. Башкортстанда барыр урыннар да, күрер нәрсәләр дә бик күп. Мәктәп укучыларына һәм яшьләргә килгәндә, алдагы елга федераль бюджеттан балалар туризмына финанслау каралмаган.
Әмма республика җитәкчелеге укучыларны Башкортстанның төрле почмаклары белән таныштыру мөмкинлеген эзләячәк һәм табачак. Шулай ук, балаларның Беларуська бару мәсьәләсе дә карала. "Әлегә акча саныйбыз", - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, төбәктә инфраструктура һәм туристлар өчен уңайлыклар булдыру өчен бай табигать һәм тарихи объектлар бар. Быел Тураханның визит-үзәге ачылды, ул инде Шүлгәнташ музеена караганда күбрәк туристларны җәлеп итте. Шул ук вакытта гаилә туризмына уңайлыклар булдыру өчен маршрутларны арттыру мөһим.
- Беренчедән, республикада туризмны үстерү проблемасының соңгы елларда хәл ителә башлавын билгеләп үтәсе килә: бездә туристларны җәлеп итәрлек урыннар бар, ә инфраструктура юк иде. Бу тармакны яңадан аңлау кирәк иде. Нәкъ менә соңгы еллар тенденциясе шунда ки, хәзер инфраструктура гына түгел, яңа символик объектлар да барлыкка килә: Шүлгәнташ музее, Тураханның визит-үзәге һ.б. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу чиста кырда урнашкан музей гына түгел, бу - киләчәктә үзе тирәсендә шактый зур инфраструктура булдырачак үзәк. Шулай итеп, республикада туристларны җәлеп итәчәк тематик нокталар барлыкка килә. Тармак үсәргә тиеш һәм бу турыда нәкъ менә "туры линия" вакытында сүз барды, - диде эксперт Николай Евдокимов