Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2024, 10:30

Нөркә авыл биләмәсендә яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыялар

Нөркә, Усман, Имән авылларында яшәүчеләр солдатларга кирәк-яраклар әзерләүдә активлык күрсәтә.  

Нөркә авыл биләмәсендә яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыялар
Нөркә авыл биләмәсендә яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыялар

“15 декабрьда махсус хәрби операция зонасындагы райондаш ир-егетләргә ГУМ конвой юллана. Кем күпме булдыра ала ярдәм итүегез сорала. Алгы сызыктагы якташларга кулдан киселгән токмач, салатлар, бәрәңге, оекбаш, җылы бияләйләр һәм башка кирәк-яраклар җыела. Яңа елга аерым посылка әзерләячәкбез. Акчалата ярдәм итүчеләр авыл старосталары белән эш итә. Әйберләрне сатып алырбыз”, — дип авыллар халкына мөрәҗәгать итте мсессенджерлардагы авылдашлар чатында Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин.

Бу юлы бу төбәк халкы алгы сызыктагы ир-егетләргә тушенка да эшләп җибәрергә планлаштыра.

Әзерләгән ярдәмгә авыллар халкы йөрәк җылысын да куша.

Фотолар редакция архивыннан

Нөркә авыл биләмәсендә яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыялар
Нөркә авыл биләмәсендә яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыялар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: