Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2024, 15:01

Дүрт бертуган гаилә җылысы эзли

Язмыш җилләре кагылган сабыйларга әти-әни җылысы тоярга язсын!

Дүрт бертуган гаилә җылысы эзли
Дүрт бертуган гаилә җылысы эзли

Башкортстанда яшәүче кыз бала һәм аның өч энесе гаилә җылысы эзли.

Балалар әти-әнисез калган, ләкин алар үзләре турында кайгыртачак һәм яратачак гаилә табылачагына өметләнә. Аларның анкеталары төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында басылды.

Татьянага 12 яшь. Кыз 6нчы сыйныфта укый, өлгереше яхшы. Ул күп укырга ярата.

10 яшьлек Дмитрий үзаллы һәм аралашучан малай. Ул һәрчак барлык уеннарда һәм иҗади чараларда шатланып катнаша.

Константинга 8 яшь. Ачык күңелле һәм аралашучан малай, яшьтәшләре белән дә, өлкәннәр белән дә яхшы аралаша. Кулыннан эш килә, ярдәмчел.

Марсельгә 3 яшь. Нечкә күңелле һәм актив сабый. Таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә тиз генә кереп бармый, ә якын иткән кешеләренә тиз ачыла.

Сабыйларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы

Автор:
Читайте нас: