"Календарь кыш башлану белән республикада бөтен җирдә кар капламы урнашты, ә менә температура режимы кышкы режимда түгел, — ди синоптиклар. — Җылы һава массалары тәэсирендә республикада һава температурасының нормадан 5-7 градуска артыграк уңай аномалияләре күзәтелә. Атнаның икенче яртысында республикада һава шартлары үзгәрәчәк".
Инде бүген үк, 5 декабрьдә, республика территориясендә җепшек кар һәм кар рәвешендә бераз явым-төшем, бозлавык күренешләре белән салкын фронт узачак. Һава температурасы климат нормасына якынаячак.
6декабрьдәтөбәктә температура төнлә -8, -13, аязытканда -18, көндез -5, -10 градуска кадәр төшәчәк.
Республика буенча ял көннәрендә уртача салкын һава торышы көтелә, төнлә һава температурасы -10, -15 градус, аязытканда -17, -22, көндез -7, -12 градус. Атмосфера басымы арту белән сизелерлек явым-төшем көтелми, дип нәтиҗә ясаган Башкортстан синоптиклары.