Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2024, 11:14

“Барлык максатлар да тормышка ашырылды...”

Тиздән Уфада VI Бөтендөнья башкортлары Корылтае узачак. Шул уңайдан Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова белән әңгәмә кордык.

“Барлык максатлар да тормышка ашырылды...”
“Барлык максатлар да тормышка ашырылды...”

Тиздән Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә VI Бөтендөнья башкортлары Корылтае узачак. Чарада республикадан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык делегат катнашыр, дип көтелә. Балтач районныннан чираттагы съездда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова, “Танып” ыруы рәисе Гөлназ Галләмовалар катнашачак.

2019нчы елда Уфада, “Торатау” конгресс-холлында, V Бөтендөнья башкортлары Корылтае — башкорт халкының бар дөньядан җыелган вәкилләренең җыены үтте. Биредә хәтта АКШ, Швейцария, Голландия, Монако һәм тагын 21 ил вәкилләре катнашты. Тарихи милли форум 1995нче елдан алып оештырыла. Башкорт халкын берләштерү, этномәдәниятен үстерү, милли бердәмлекне саклау, башкортларның үзенчәлекле мәдәниятен үстерү—аның төп максатлары.

Соңгы форумнан соң 5 ел вакыт үтеп тә китте. Бу вакыт эчендә куелган барлык максатлар һәм ниятләр дә тормышка ашырылганмы, башкорт телен саклау һәм үстерү җәһәтеннән нинди эшләр башкарлыган? Бу хакта тулырак Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова белән әңгәмә кордык.

—Гөлфия Зыязетдин кызы, башта төбәктәге башкорт теленә игътибар турында сөйләп үтсәгез иде...

—Республикада башкорт теленә зур игътибар бүленә һәм аны популярлаштыру өчен төрле чаралар үткәрелә, яңа проектлар тормышка ашырыла. Башкорт телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча бик зур, мөһим эшләр башкарылып килүе — куанычлы күренеш. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та үзенең бер чыгышында: “Без башкорт теленә, аны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бүләбез. Туган телгә битараф булмаган һәм башкорт телендә яратып сөйләшүче, шул мәхәббәтне башкалар белән уртаклашучы актив кешеләргә ярдәм итәбез”,—дип билгеләп үтте бит.

—Туган телгә мәхәббәт гаиләдән, балалар бакчасыннан, мәктәптән башлана. Башкорт телен балалар бакчасында, мәктәпләрдә өйрәнү турында билгеләп үтсәгез...

— Балтач районында “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” законнар таләпләрен үтәп, туган телләрнең абруен күтәрүгә, дәүләт телләрен өйрәнүгә, башкорт телен укытуның сыйфатына зур игътибар бирелә. Районның барлык мәктәпләрендә дә башкорт теле дәүләт теле буларак укытыла. Балалар бакчаларында туган телләр почмаклары җиһазландырылды. Иске Балтачтагы “Кояшкай” һәм Илекәй авылындагы “Чебурашка” балалар бакчаларында башкорт телен өйрәнү төркемнәре уңышлы эшли.

2019нчы елдан республикада Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү оешмаларының туган телләр кабинетларын мультимедиа комплексы белән җиһазландыру өчен сертификатлар тапшырды. Балтач районында 3 мәктәп шундый сертификатка ия булды. Мондый ярдәм укыту сыйфатын яхшыртачак һәм укучыларда туган телләрен өйрәнүгә кызыксыну арттырачак.

Район мәктәпләрендә башкорт теленнән18 укытучы белем бирә. Аларның унбере – югары, дүртесе беренче категориягә ия. Даими рәвештә квалификацияләрен күтәрү буенча төрле курслар үтеп торалар.

Һәр ел саен  башкорт теле буенча олимпиаданың муниципаль этабын үткәрү матур традициягә әверелде. Үткән уку елында барлыгы 39 укучы телне камил белүдә көч сынашты. Шуларның өчесе республика этабында катнашты. Штәнде урта мәктәбенең укучысы Юлия Асрарова (укытучысы – Рәмзия Вәлинурова) призёр булды.

Район дәрәҗәсендә “Урал батыр” эпосын яттан сөйләү конкурсы да үткәрелде. Иске Тимкә мәктәбенең иҗади төркеме беренче урынны алды. Конкурста катнашкан укучылар арасында Фәридә Миңнегалиева җиңү яулап, Агыйдел шәһәрендә үткән бәйгедә район данын яклады. Ул зона этабында да беренче урынга лаек булды.

2023нче елның апрель аенда районда беренче тапкыр якташыбыз, филолог, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Әхнәф Харисовка багышланган “Харисов укулары” конференциясе үтте. Монда Уфаның Октябрь районы Бакалы, Тәтешле, Бүздәк, Илеш, Кырмыскалы, Аскын, Караидел, Балтач районнарыннан килгән алдынгы карашлы җитәкчеләр, иҗади рухлы укытучылар, актив укучылар катнашты.

Шулай ук үткән елның ноябрендә Югары Карыш урта мәктәбендә XIX Ачык Әхмәрова укулары һәм "Хәтернең алтын битләре" VI туган якны өйрәнү конкурсы узды. Әлеге чара танылган җәмәгать эшлеклесе, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның мактаулы туган як тарихын өйрәнүчесе, мәгърифәтче, педагог-методист һәм Уфа шәһәренең туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең оештыручысы булган Флүрә Әхмәрованың тууына 95 ел тулуга багышланды. Биредә укытучылар һәм укучылар үзләренең гыйльми-тикшеренү һәм иҗади эшләре белән чыгыш ясадылар.

Шулай ук республика дәрәҗәсендә үткәрелгән “Мостай укулары”нда – Л. Фәүзетдинова, “Халык шагыйре” конкурсында—Р. Шәрифнурова, Ф. Мәхмүтова, “Тукай укулары”нда—Р. Шәрифнурова, А. Солтанова, “Өметбаев укулары”нда Д. Сафиуллиналар катнашты. “Без Мәҗит Гафурины укыйбыз” әдәби-сәнгать конкурсында Ләйсән Зиннәтшина призёр булды.

—Балтач районында даими рәвештә республика дәрәҗәсендәге чаралар да үтеп тора. Шуларның берничәсен билгеләп үтсәк...

—Әйе, бездә мондый чаралар бихисап. Узган елның мартында “Йәш килен” республика этно-конкурсы үтте. Биредә10 районнан һәм Ырынбур өлкәсеннән 11 вәкил катнашты.

Тагын да чагу бәйрәмнәрнең берсе –V “Табынфест” төбәкара Табын ырулары яшьләре фестивале. Монда Архангел, Авыргазы, Гафури, Кырмыскалы, Учалы, Тәтешле, Әбҗәлил, Аскын, Дәүләкән, Салават, Балтач районнары, шулай ук Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре яшьләре “Табын сылукае”, “Табын батыры” бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Шулай ук билгеле мәгърифәтче, идеолог һәм 1755 – 1756нчы еллардагы башкорт ихтилалын оештыручы Габдулла Галиевның истәлегенә багышланган “Батырша авазы” республика этнофестивале узды.

Биредәге этнофестиваль бихисап күркәм чараларны үз эченә алды: башта Югары Карыш авылында аның туган нигезе урынында һәйкәл сыйфатында куелган табигый ташка беркетелгән элмәтакта ачу тантанасы, Иске Балтачтагы Сабантуй мәйданында үткән “Ялан ашы”, “Батырша авазы” этник иҗат бәйгеләре.

—Балтачлылар шулай ук башка районнарда үткән чараларда да актив катнашалармы?

—Әлбәттә, башка төрле булмый да. Быел Аскын районында Бөтендөнья башкортлары Корылтае игълан иткән Яшьләр елы кысаларында “Рух мәйданы” күчмә комплекслы чарасы узды. “Танып” шифаханәсе Аскын, Балтач, Бөре, Благовещен, Борай, Мишкә, Караидел районнарыннан һәм күрше Пермь краеннан делегацияләрне үзенә җыйды.

Биредәге чара кысаларында Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы башкорт мәдәниятенә багышланган квиз-уен үткәрде. Уен нәтиҗәләре буенча Балтач районы командасы үзләрен белемле, тапкыр, өлгер итеп күрсәткән өчен Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ары таба стратегик сессия барышында көнүзәк мәсьәләләр – эшкуарлык, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге проблемалар каралды, яшьләрне аеруча борчыган мәсьәләләр күтәрелде, аларны хәл итү юллары билгеләнде.

Шулай ук Аскын районында “Башкорт йолалары варислары” II республика халык иҗаты фестивале үтте. Әлеге проект Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, БР Мәдәният министрлыгы һәм Аскын районы Хакимияте ярдәмендә тормышка ашырыла. Халык йолаларын, гөреф-гадәтләрен, үзенчәлеген ныгыту һәм үстерү максатында үткәрелгән чарага Аскын, Мишкә, Салават, Караидел, Балтач, Тәтешле, Дуван, Кыйгы, Мәчетле районнарыннан, шулай ук Курган өлкәсенең Сафакүл районыннан фольклор коллективлары бергә җыелды. Җырлы-биюле “Уен” бәйгесендә Гөлназ Галләмова җитәкләгән “Малан” фольклор ансамбле “Шар сугу” дигән җырлы-биюле уенны мәртәбәле жюри әгъзалары алдына тәкъдим итте, 3нче урынны яулады һәм 8 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. "Баһадир" конкурсында балтачлылар лаеклы чыгыш ясап, беренче урынны яуладылар һәм 20 000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

—Быел Балтач районы башкортлары Корылтаеның киңәйтелгән утырышы узды. Бу хакта кыска гына билгеләп үтсәгез иде...

Әйе, 22нче майда, район Хакимияте бинасында, Балтач районы башкортлары Корылтаеның киңәйтелгән утырышы узды. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы Мансур Ахунов, район Советы рәисе Азамат Мәгъзумов, район Советы секретаре Рәсих Акберов, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп, балалар бакчалары мөдирләре, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашында үтте ул.

Көн тәртибе буенча Корылтайның башкарма комитетына өстәмә әгъзалар сайланды, районда мәдәни мирасны тергезү, башкорт халкының традицияләрен саклау һәм пропагандалау эшендә актив катнашкан өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. Арытаба барлык тәкъдимнәр һәм өстәмәләр дә исәпкә алынып, резолюция кабул ителде.

—Балтач районы башкортлары Корылтаеның эше нәтиҗәле. Ары таба да башкорт телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен алга таба үстерү һәм пропагандалау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

—Район Корылтаеның соңгы биш елдагы эшенә йомгак ясаганда, Бөтендөнья башкортлары Корылтае куйган максатлар һәм идеяләр тулаем тормышка ашырылды, дип ышанычлы әйтергә була. Башкорт халкының туган телен, мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сакларга һәм үстерергә ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Тарихи кыйммәткә ия традицияләребезне алга таба да популярлаштырырга, аларны яшь буынга тапшырырга, тарихыбызга, мәдәниятебезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәк.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: