Югары һәм Түбән Иванай авылларында яшәүчеләр алгы сызыктагы сугышчыларга унике берәмлек маскировкалау челтәрләре үреп өлгерттеләр.
—Станокны Көнтүгеш авыл биләмәсе банасына урнаштырдык. Аны әзерләү өчен материалны Югары Иванай авылы ир-егете Лучезар Минилбаев бирде. Станокны Түбән Иванайда яшәүче яугир-интернационалист Вадим Килимбаев белән Михаил Давлетшин эшләде. Челтәрне һәм тасмаларны маркетплейстан сатып алып, челтәр үрүне икешәр сменада оештырды иванайлылар. Вакыт белән исәпләшми, киләләр,эшлиләр. Әле халыктан акча җыеп гуманитар ярдәм белән солдатларыбызга җибәрер өчен кирәк-яраклар да туплана, — ди Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Ольга Гайнитдинова.
Ольга Леонидовна белдерүенчә, бу эштә Фая һәм Вадим Килимбаевлар аеруча активлык күрсәтә. Гуманитар ярдәм җыйган саен үзләреннән солдатларга посылкалар әзерлиләр. Чакыру буенча хәрби хезмәтен Әфганстан җирендә үткән яугир ут эчендәге сугышчыларның хәлен яхшы аңлый.
Янтимер авыл клубы каршындагы “Ош пеледыш” фольклор ансамбле хатын-кызлары да хәйрия эшеннән читтә калмый. Заказ биреп калай банкалар кайтартып 60 окоп шәмнәре эшләгән алар.
—Бу эшне авыл клубында башкардык. Парафин белән Көнтүгеш авыл биләмәсе тәэмин итте. Авылдашларыбызга, райондашларыбызга гуманитар ярдәм туплау эше дәвам итә,— ди ансамбль җитәкчесе Игнат Ильбарисов.
Авыл биләмәсенең башка авылларында яшәүчеләр дә кушыла изге эшкә.