Тутагач авыл клубында Ләбиб Леронның „Кычыткан чыпчыгы” дип аталган ике пәрдәлек пьесасын сәхнәләштерделәр. Урындагы артистлар осталык, образларга керүләре белән тамашачыны әсир иттеләр.
Комедия бүгенге көн проблемаларын күтәрә. Татар авылларының юкка чыгуы, балалар тууның кимүе, эчкечелек, кешеләргә игúтибар, җылы мөнәсәбәт җитмәвен күрсәтә. Ә кайберәүләр өчен бу дөньяда иң мөһим әйбер —акча булуыннан көлә. Ничек кенә булмасын, дөньялыкта туганлык хисләре барыбер бар нәрсәдән өстен һәм кыйммәт булуын чагылдыра. Гаилә елында бу спектакльнең әһәмияте тагын да арта.
Пьесада катнашучыларның үз-үзләрен тотышы, киемнәренең шулкадәр килештереп ясалуы бер тамашачыны да битараф калдырмады. Хатын-кызлар ир-ат образларын да бер үк дәрәҗәдә осталык белән башкарды.
Гаилә башлыгы, профессор Рәүф (бу рольне балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Дилара Әхкамова башкарды) хатынының акчадан башка берни күрмәвенә аптырап та, ачуланып та каравын күрсәтте. Профессор хатыны Гөлсинәнең бар уе акча җыю (әлеге рольне укытучы-пенсионер Флорида Халикова башкарды). Акча бетә дип ул хәтта туганнарын да кунакка чакырмый.
Гөлсинәнең сеңелесе ( бу рольне Ильфира Фагаманова башкарды) гомере буена артист булырга хыяллануын, әмма сыер саварга мәҗбүр булганлыктан төрле хәйләләр коруын кызыксынып күзәттек. Йөклемен, яман чир белән авырыймын дип әллә нинди алдашуларын, якыннары ышанып, аңа ярдәм итәргә тырышуларын күзәттек. Рәүф белән Гөлсинәнең күршесе Рәшидә ( бу рольне авылда озак еллар фельдшер булып эшләп хаклы ялга туктаган Флорида Әхмәдишина башкарды) барысыннан да хәбәрдар булырга тырышуы күп кешеләргә хас сыйфат булса да, сәхнәдән ачыграк күренде.
Яшәр урыны да булмаган дядя Коля ( әлеге рольне савучы Люция Аллаярова башкарды) авыр тормышка дучар булган. Чынбарлыкта ул бик бай кеше булып чыгуы тамашачы өчен көтелмәгән хәл булды. Чит кеше булса да алдакчы Фираяга дәвалану өчен акчалар бирүе аның күңел байлыгын, мәрхәмәтлеген күрсәтте. Моны күреп торган бертуган апасы Гөлсинәнең дә туганлык хисләре уянды.
Шушы хәлләрдән соң Фирая да бар кеше алдында алдашканлыгын әйтә. Шул мәлдә барысын да ышандыра алганлыгына, никадәр оста артист булуына шатлана. Мин чын артистмын дип үзен хис итә.
Себер тарафларында эшләп йөрүче Азат ( спектакльдә рольне башкаручы бердәнбер көчле зат вәкиле Илгиз Ташбулатов) Фираяга гашыйк булуын белдереп яшьләр кавыша. Спектакльнең ахыры уңышлы тәмамлана, барысы да үз хатасын аңлый, үзгәрергә тырыша.
Тамашачы да көлеп, уйланып, илһам алып таралышты спектакльдән. Афариннан башка сүз юк Тутагач авылының артистларына
Гөлчирә МӨКЫЙМОВА,
Мишәр авылы.