Маталыларның шулай бергәләп җыелулары беренче тапкыр гына түгел. МХО зонасындагы егетләребезгә ярдәм итү теләге аларны тагын да ныграк берләштерде, якынайтты. Бергәләшеп алар оекбашлар, биялиләр бәйләделәр, маскировка челтәрләре үрделәр. Хәзер инде токмач кисәргә булдылар. Булдыклылар яугирләребезгә ярдәм итүнең барлык булган юлларын да эзлиләр.
Уңган хуҗабикәләр кыр шартларында яугирләребезнең нәрсә ашаулары турында да борчылалар. Тиз әзерләнә һәм туендыра, сәламәтлекләрен ныгытырга сәләтле ризыклар белән туклануларын телиләр. Туган ягында һәм авыл йомыркасына “Бисмилла” дип әйтеп киселгән токмачлы аш егетләргә зур җиңүләр белән мөмкин кадәр тизрәк кайтырга көч өстәр.
Аларның теләкләренә без дә кушылабыз. Кул һәм күңел җылысы белән әзерләнгән ризыклар яугирләребезне куандырсын һәм көч бирсен...