Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2024, 09:14

Исән-сау хезмәт итеп кайт, Мурад!

Нөркә авылыннан Мурад Шакиров хәрби хезмәткә чакырылды.

Исән-сау хезмәт итеп кайт, Мурад!
Исән-сау хезмәт итеп кайт, Мурад!

Бу хакта мессенджерлардагы авылдашлар чатында Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин хәбәр итте.

“Безнең авылның егетләре үзләренең Туган ил алдындагы бурычларын үтәүне дәвам итәләр. Шушы көннәрдә Шакиров Айрат белән Эльвираның уллары Мурад армия сафларына алынды. Мурад, сиңа без зур телибез, исән-сау гына йөреп кайт! Дөньялар тыныч булсын!” — дип язды Ильяс Мазһар улы.

Ильяс Нигаматуллин белдерүенчә, Мурадның тамырлары Нөркә авылыннан. Җәйләрен авылда үсте, Уфа шәһәрендә белем, һөнәр үзләштерде. Армия хезмәтенә дә Балтач районы, Нөркә авылыннан чакырылды.

Ак юллар сиңа, Мурад! Алда ансат хезмәт, якты тормыш, өметле киләчәк көтсен!

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: