Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2024, 14:36

Җиде тапкыр СВО зонасында булган!

84 яшьлек Бәйрәмбикә Хәмитова җиде (!!) тапкыр волонтер буларак махсус хәрби операция зонасына барып кайткан.

Җиде тапкыр СВО зонасында булган!
Җиде тапкыр СВО зонасында булган!

Бу хакта Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баемов социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

“Чиләбедә яшәүче Бәйрәмбикә апа Хәмитова 84 яштә махсус хәрби операциясе зонасына 7 (‼) тапкыр барган.

Милләт рухлы апа чыгышы белән Курган өлкәсенең Сафакүл районыннан. Дөнья авырлыкларын күргән, 14 яшьтән тракторда эшләгән, ялгызы 5 баланы аякка бастырган.

Кызганычка каршы, 2023 елда улы Факил Хәмитов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Шул чордан Бәйрәмбикә апа Донецк һәм Луганск халык республикаларында госпитальләрдә яткан егетләргә ярдәм күрсәтә.

7 декабрьдә ул тагын юлга чыга. Илсөярлек, тугрылык һәм батырлык сыйфатлары аңа ата-баба рухыннан киләдер. Ватандашыбызга ак юллар телик!" – дип язган Әлфир Баемов.

Фото: Баемовның шәхси аккаунтыннан

Автор:
Читайте нас: