Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2024, 07:05

Гөнаһларның кичерелүенә ничек ирешергә?

Бу мөмкинме? Моның өчен нишләргә?

Гөнаһларның кичерелүенә ничек ирешергә?
Гөнаһларның кичерелүенә ничек ирешергә?

Дин әһелләренең җавабына мөрәҗәгать итик:

— Нинди гөнаһ кылганыңа карап. Әйтик, кайбер әдәпсез гамәлләребез өчен «әстәгъфируллаһ, кичер, Раббым» дип әйтү дә җитә. Зуррак кимчелек икән, ике рәкәгать тәүбә намазын укырга, кылган гөнаһың өчен үкенергә һәм башка аны кабатламаска вәгъдә итәргә кирәк. Бөтен җаның-тәнең белән шуңа омтылырга! Кимчелек кылдың икән, җомгага бар. Сәдака бирү, кешегә ярдәм итү дә хәерле. Аллаһы Тәгалә үз рәхмәтен кеше рәхмәтенә яшергән. Намаз уку да гөнаһлардан чистарта. Зикер әйтү, догалар уку – менә күпме мөмкинлек.

Дөньябыз безнең калебне шулкадәр пычраткан, без Аллаһы Тәгалә күрсәткән шансларны күрмибез дә. Ә дөньялыкта булган мөмкинлекләрне – ташламалы ипотека, акчалы эш, башкасы – күздән ычкындырмас идек. Аллаһы Тәгалә кылган гөнаһларыңны кичерәм дип тора бит! Гөнаһлар кичерелсен өчен, әлбәттә, аларны эшләүдән туктарга да кирәк. Белә торып, тырышлык күрсәтеп гөнаһ кылудан сакласын.

Динем — Ислам

Автор:
Читайте нас: