Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкының актуаль сорауларына җавап бирде. Төбәк җитәкчесе белән туры эфир 4 сәгать 13 минут барды.
Чара ахырына 8714 мөрәҗәгать кабул ителде. Алар барысы да контрольгә алыначак, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар белән берлектә каралачак.