Соңгы атнада Балтачта кулланучылар базарында тавык йомыркасының дистәсе 130 сумнан 150 сумга әйләнде.
Бәяләрнең болай сикерүе нәрсәгә бәйле соң?
Башкортостанстат мәгълүматлары буенча, йомырканың үзкыйммәте арту, шулай ук Яңа ел алдыннан традицион рәвештә куллану арту сәбәпле, бәяләр арта.
—Тавык йомыркасын тик базардан гына алам. Бик сирәк кибеткә йомырка эзләп керәм. Ни өчен дисезме? Чөнки шәхси хуҗалыкта асралган тавыкның йомыркасы каротинга бай, эре, сыйфатлы. Бәясе артса да, сатып алмаслык түгел. Яхшы продукция арзан була алмый, — ди үзен Рәйфә дип таныштырган кулланучы.
Ә сез тавык йомыркасының бәяләреннән канәгатьме?