Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2024, 12:13

Башкортстанда Йөгерек Танып елгасы аша күпер реконструкцияләнәчәк!

Башкортстанның Борай районында Йөгерек Танып елгасы аша күперне реконструкцияләячәкләр. Ул Уфа – Бөре — Яңавыл трассасында Кузбай һәм Кодаш авыллары арасында урнашкан.

Башкортстанда Йөгерек Танып елгасы аша күпер реконструкцияләнәчәк!
Башкортстанда Йөгерек Танып елгасы аша күпер реконструкцияләнәчәк!

Подряд оешмасы булачак күперне проектлауны башкара һәм 2025 елның беренче кварталында ук конструкцияләрне сүтүгә тотыначак. 2025 елның апрелендә, Баш дәүләт экспертизаның уңай бәяләмәсен алганнан соң, күперчеләр төзелеш-монтаж эшләрен башларга планлаштыралар.

 - Яңартылган тимер-бетон күпер, автотранспорт трафигын исәпкә алып, заманча куркынычсызлык таләпләренә туры киләчәк. Объектта 4 пролёт каралган. Корылманың озынлыгы 110 метр, киңлеге 10 метр, шул исәптән машина йөрү өлеше 7 метр тәшкил итәчәк. Әлеге күперне реконструкцияләү нәтиҗәсендә күп кенә торак пунктларда яшәүчеләргә имин транспорт элемтәсе тәэмин итәчәкбез, - дип сөйләгән Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова. Реконструкция эшләре 2026 ел ахырына кадәр башкарылачак. Эшләр башкарылган вакытта машина йөртү вакытлыча урап узу юлы буенча башкарылачак.

Республика Хөкүмәте сайтыннан

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: