Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2024, 08:05

“Балтач таңнары” гәзите бүләкле итте

Тибел авылыннан Анатолий Мухаметзянов “Балтач таңнары” гәзитен яратып алдыра, соңгы җөмләсенә кадәр укып бара.

“Балтач таңнары” гәзите бүләкле итте
“Балтач таңнары” гәзите бүләкле итте

Алдагы яртыеллыкка язылып “Атна саен бүләк” уенында бүләк тә отты ул.
—Гәзитсез тормыш юк. Сез, гәзитчеләр, безнең күзне ачасыз. Авылда да хәзер элеккечә якыннан аралашып яшәү юк. Шуңа күрә район хәбәрләрен гел “Балтач таңнары” гәзите битләреннән укып белеп барабыз. Пәнҗешәмбе көнен атна саен көтеп алабыз. Район авылларында яшәгән матур гаиләләр турында укып без дә алар үрнәгендә яшәргә тырышабыз. Халык өчен эшлисез. Гәзит булсын. Безгә, олы буын кешеләренә, гәзит кирәк! — ди Анатолий Валиахметович.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: