Иске Балтач. 3 декабрь - "Балтач таннары". Балтач районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре агымдагы елның ун аенда 421 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән.
- Унбер айлык нәтиҗәләргә караганда, терлекечелек тармагында эшлиселәр бар әле. Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны былтыргыдан 345 башка кыскарган. Шулай ук яшь бозауларны саклап үстерү өлкәсендә проблемалар бар. Шул ук вакытта ана терлекләрдән үрчемне дә былтыргыдан 155 башка кимрәк алганбыз. Маллар үлеме өлкәссендә бҗкркадәр уңай үзгәреш сизелә. Сөтне узган ел дәрәҗәссендә җитештерәбез. Хуҗалыкларда терлек азыгына кытлык юк. Ә менә малларны асрау шартларын яхшыртасы бар. Быел кар юк. Ә утарга чыгарылган сыерлаарның аяк асты пычрак. Асслык түшәү өчен салам проблема түгел бит инде, -диде район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Дамир Закиров, тармак нәтиҗәлелегендә вак мәсьәләләр булмавын билгеләп, район хакимиятендә аграр сәнәгать комплексының бүгенге торышын тикшерүгә багышланган киңәшмәдә ясаган чыгышында.
Терлекчелектә генә түгел, бүген тоташ авыл хуҗалыгында мәшәкатьле чор. Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров билгеләвенчә, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрне санлаштыру дәвам итә, орлыкчылык эшен дә законга ярашлы алып бару кирәк. Кадрлар мәсьәләсе дә җитди тора
Росселхозцентрның Балтач районы әйдәүче агрономы Рәүзәнә Хәмәтнурова сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 сентябреннән орлыкчылык эше яңа программа буенча алып барыла. Орлык максатлары өчен иген чәчелгән басу күзәтү астына алына. Читтән алып кайтылган ашлык та шулай ук. Әлеге вакытта саклауга салынган орлыкларның 13 проценты элита. Утыз дүрт проценты – беренче, унсигез проценты икенче репродукция таләпләренә җавап бирә.
Ел ахырына якынлаша. Быел авыл эшчәннәре ничек эшләде соң? Район хакимиятенең информация-консультация үзәге начальнигы вазифаларын башкаручы Зенфира Солтанова билгеләвенчә, ун айда авыл хуҗалыгы предприятиеләре 421 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Саф табыш күләме 22 миллион сум тәшкил итә. Рентабельлелек 17,3 процент. Гомум табыш күләме былтыргыдан 19,6 процентка арткан. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре ун миллион сумга якын салымнар түләп район бюджетын тулыландыруга өлеш керткән. Моннан тыш төрле фондларга 9770 мең сум, дүрт миллион сумнан артык күләмдә НДФЛ салымын күчергәннәр. Барлык төр фондларга авыл хуҗалыгы предприятителәре күчергән акча күләме 19 миллион сумнан артык. Сыгымнарга килгәндә, алынгын табышның 8,1 проценты хезмәт хакы түләүгә тотынылган. Ун айда хуҗалыклар буенча барлыгы 34098 мең сум күләмендә хезмәт хакы исәпләнгән.
Киңәшмәдә шулай ук ветеринария станциясе начальнигы Тимергале Рамазанов чыгышы тыңланды.
Программада “Рассвет” җәмгыятенә барып, Иштирәк сөтчелек фермасының кышкы шартларда ничек эшләве белән танышу да каралган иде. Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев хуьаплык терлекчеләре тырышлыгын югары бәһалады.
- Уңай мисаллар үзебездә дә җитәрлек. Үзегездәге фермаларда Иштирәк сөтчелек фермасындагы кебек тәртип булдырсагыз, терлекчелек тармагында барлык хуҗалыклар да яхшылар исәбендә булыр иде,- диде район башлыгы, рассветлыларда алга омтылу максаты зур булуын билгеләп.
Хуҗалыкта кукурузны, чәкәннәре өлгергәч, силоска җыеп алу практикасы киңәшмәдә катнашучыларда кызыксыну уятты. Кукуруз сабакларын туң җир өстеннән йөреп урып-ваклатып силоска салуны кайберәүләр хупламый. Туңган кукуруз сабакларында туклыклылык кыйммәте калмый, янәсе. Нәкъ менә шул туклыклылык кыйммәтен аңлаганнар аны октябрь-декабрь аенда силоска сала да инде! Кукуруз силосындагы транзит крахмал кыйммәтле энергия чыганагы икәнлеген фән күптән исбатлаган бит инде
- Киңәшмәдә күргәннәр файдасы китерсен! - диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, сөйләшүгә йомгак ясап.