Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2024, 07:05

Көндәшле авылыннан Мәгъдән Фазыловның шигъри күчтәнәчләре

 Безгә аларны Көндәшле авыл китапханәчесе Эльза Зиннурова тәкъдим итте.

Көндәшле авылыннан Мәгъдән Фазыловның шигъри күчтәнәчләре
Көндәшле авылыннан Мәгъдән Фазыловның шигъри күчтәнәчләре

“Мәгъдән абый авылыбызның мәдәни тормышында башлап йөрүче.
Шәлкемен 1960нчы елда туганнарның юбилейларына Мәгъдән абыйның багышлап иҗат иткән шигыре белән ачабыз” , — дип язды ул.

Без – алтмышлар.
(1960 елда туганнарга)

Егерменче гасыр. Алтмышынчы елы.
Без туганбыз әнә шул елда.
Без – алтмышлар, инде алтмыш яшьтә,
Шактый күрдек гомердә – юлда.

Без туганбыз шундый бер заманда:
Шәхес культы инде ачылган,
Терлек азыгы һәм ... икмәк өчен
Кукурузлар үскән басуда...

Без тугач та бик үк озак тормый,
Гагарин абый очкан галәмгә.
“Озакламый коммунизм була”,
Дип язганнар кызыл әләмгә.

Яңа программалары партиянең,
Реформалар, үзгәртеп корулар, —
Сигез илбашы үтте күз алдыннан,
Күпме рәис, директор, главалар...

Без тынлаучан, башкаручан булдык,
Һәр дайрәдә йөрдек, өлгердек.
Күтәрергә, дигәч, күтәрдек без,
Төшерәсе җирдә төшердек.

Алтмышынчылар тырыш халык булды,
Колхоз, завод, хәрби хезмәттә,
Башка өлкәләрдә, званиелар бар,
Медальләр дә балкый күкрәктә.

... Күпме яшьтәш иртә китеп барды,
Йөрәкләргә салып җәрәхәт,
Ни кызганыч, туып – үскән илебез
эСэСэСэР да юк бит, җәмәгать!

Без – алтмышлар. Язмышларыбызда.
Өлешләргә төшкән көмеш бар.
Илдә, җәмгыятьтә, вәзгыятьтә
Безнең дә бит хәләл өлеш бар.

Яшьлек – картлык чиге булды алтмыш
(Пенсиягә чыксын, шатлансын!),
Без алтмышлар моны үзгәрттердек:
Алтмыш биштән картлык башлансын!

Без – алтмышлар, күкрәк сугып әйтәм,
Булганбыздыр алтмыш төрле лә;
Беркемгә дә тоткан үчебез юк,
Әйләнмәде күңел керлегә.

Атнабайча әйтәм, көнләшсеннәр,
Шартласыннар, өнсез калсыннар.
Нинди булсак та без үзебезчә –
Мең тугыз йөз алтмышынчылар.

Мәгъдән Фазылов.

 

            Мәсьәлә

(Новатор укытучы, математик  Ф. Шатоловтан)

Чишә профессор,

Чишәдер доцент.

Уңышка өметләнми

Чишә ассистент.

 

 Бар логик алым,

Арифметик юл.

Барып чыкмаса –

Кибернетик юл.

 

График  төзеп тә

Тикшереп арыйлар.

Аналитик юл

Сайлап карыйлар.

 

 Бу – куплет түгел,

Түгел строфа.

Чишелеш бәйләнешсез –

Катастрофа!

 

 Күңелле төркем –

Аспирантларда

Төннәр йөкламый,

Дипломантлар да.

 

 Чишеп карыйлар,

Чишү барышында

Меңләп теория һәм

Проблема кушыла.

 

Шикләр туалар –

Киткән хаталар?!

Онытыла яллар,

Дача, мунчалар.

 

 Супер – мәсьәләне

Дүрт атна буе

Чишепме – чишәләр –

Табылмый юлы.

 

 Көннәрдән бер көн

Табыла җавап.

Артабандагы эш.

Шуннан гыйбарәт:

 

 Имтихан бара –

Кырык минут бар.

Җиде – сигез бирем –

Калтырый куллар.

 

 Мәсьәләне бирәләр

Калтыранган кызга.

Эләкмәсен, дип,

Бу бала вузга.

 

Урта Уралга

Сине күргәнем юк, Урта Урал,

Төшкәне юк сиңа юлларым.

Белмим, ниләр белән тартасыңдыр

Авылымның кыз һәм улларын.

 

Булганым юк синдә, Урта Урал,

Таныш түгел Сверлау яклары.

Мине ташлап, берәү сиңа китте,

Килә бары сәлам хатлары.

 

Барганым юк сиңа, Урта Урал,

Күргәнем юк СУГРЭС таңнарын.

Сиңа китте минем яшьлек таңым,

Алып калма аның назларын.

 

Мин бит гомер буе сәхнәләрдән,

Урал диеп мактап җырладым.

Башкортстан белән бергә, димәк,

Урта-Урал, сине дә зурладым.

 

Ә син харап — шул булдымы дуслык,

Көтмәгәндә кердең арага.

Сөюемнең йөзек кашы синдә –

Алмаштырмам аны яңага.

 

Картада син барсың, әмма белмим:

Яңамы син, әллә күптәнге?..

Мин яраткан кызны тартып алдың,

Әллә сиңа ярлар беткәнме?

 

Аңа тиңнәр дөньяда юк бүтән,

Керфеге — гөл, көлүе сандугач.

Төшеп калганнардан түгелсеңдер,

Мин күз төшергәнне сайлагач.

 

Менә нәрсә, давай, Урта Урал,

Егетләрчә генә сөйләшик,

Эшне зурга җибәрмичә генә,

Үзебезчә шулай килешик.

 

Саклап кына йөрет аны берүк,

Сакламасаң бирәм кирәгең.

Саклар җирен һәммәсен дә сакла,

Барыннан да бигрәк йөрәген.

 

Аннан инде берәр җаен табып —

Син санама мине тилегә,

Дан җырлармын сиңа гомер бакый —

Озак тотма, озат кирегә.

Мәгъдән Фазылов.

                     Дөрес түгел.

“Сез үзегезне дөрес яшәдем дип уйлыйсызмы?” – дигән сорауга Илһам абый Шакиров: “Мин бит әле яшәп бетерәлмәдем” – дип, юмор белән җавап кайтарган. Мин, киресенчә, 64 яшемдә моңа анык шигъри җавап бирәм.

Алда күпмедер бардыр, әмма

Барлыймын яшәлгәнен.

Туып дөрес эшләсәм дә,

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Гаепләделәр, сүктеләр

Мин каршы дәшәлмәдем.

(Хәтта типкәләүчеләр булды!)

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Ялтырадым, күкрәп карадым,

Булмады яшьнәгәнем,

Тавышы озак барырлык

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Яшьләрне, хыялый, сөйдем,

Тик үзем яшәрмәдем.

Мәхәббәт нәрсә ул, белмим,

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Хәтерлим гыйлем үренә

Калага дәшкәннәрен.

Ник авылны ташламадым?

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Мактадылар, сайрадылар

Шешәдәш, әшнәләрем.

Хәмер сазлыгына баттым,

Мин дөрес әшәмәдем.

 

Хилаф эшләрне күп күрдем,

Тик каршы төшәлмәдем.

Тыштан — батыр, эчтән — куркак,

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Кешене кызганып, бурычка

Акчалар җәлләмәдем.

Үзем муеннан бурычта,

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Сәхнәдән төшмәдем, күрдем

Бәрхетләр түшәлгәнен.

Үз – үземне эзлим һаман,

Мин дөрес яшәмәдем.

 

Китәр заман килеп, бер көн

Күкләр дә дәшәр димен.

Үлемсез гамәлләрем юк,

Мин дөрес яшәмәдем.

 

                       Яңгыр

 

Яңгыр ява, тамчылары авыр,

Тимердәнме, әллә кургаштан?..

Мамык төсле булыр иде алар,

Яннарыма әгәр син кайтсаң.

 

Яңгыр ява. Кемнең күз яшьләре

Түгеләләр шулай туктаусыз?

Күз яшьләре яңгыр суларыдай

Җыела, булса тормыш аяусыз.

 

Яңгыр ява, гүя күз яшьләрем

Синең эзләреңне юалар.

Эзләр юылыр, әмма юылмаслар

Йөрәкләргә салган яралар.

 

Яңгыр ява. Тамчылары авыр.

Тимердәнме, әллә кургаштан?

Җинеләер алар мамык кебек,

Яннарыма әгәр син кайтсаң.

 

Мәгъдән Фазылов

Автор:
Читайте нас: