Каз өмәсе- халкыбызның бик үзенчәлекле йоласы. Иске Тимкә авылында Гөлнара Җиһаншина йортында бәйрәм төсендә узды ул. Иртәнге эшләрен тәмамлау белән авылның уңган кызлары каз өмәсенә җыелды.
Кызлар рәхәтләнеп каз йолкыды, сөйләшеп, гапьләшеп күңел ачты, халкыбызның яраткан җырларын җырлап күңелле, истәлекле мизгелләр кичерде. Тиз арада казларны йолкып, эшен бетереп тә куйдылар. Кызларның көлеп, шаяруыннан урамнар гөрләп торды.
Хуҗабикә дә янә уңганлыгын күрсәтте, кызларның керүенә каз коймагын өлгертте, мул табын артында аларны каршылады. Гөлнара Җиһаншина авыл клубы мөдире булып эшли. Йолаларның никадәр кадерле булуын яхшы белә ул.
Эш тәмамлангач, тәмле итеп чәй эчүләр, теләкләр теләүләр белән истә калды бу көн.