Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2024, 14:21

Хөрмә белән лимон согыннан кайнатма ясаганыгыз бармы?

Бу тәмлүшкәне әзерләүнең бик җиңел генә ысулы бар икән.

Хөрмә белән лимон согыннан кайнатма ясаганыгыз бармы?
Хөрмә белән лимон согыннан кайнатма ясаганыгыз бармы?

Кайнатманы әзерләү өчен кирәк: 1 кило хөрмә, 500 грамм шикәр комы, 1 лимон.

Хөрмәне юып, кабыгыннан һәм төшләреннән арындырабыз. Йомшагын турап, кәстрүлгә салабыз. Шикәр комы һәм лимон согы өстибез. Барысын бергә болгатып, согы чыксын өчен, ике сәгатькә бүлмә температурасында калдырабыз. Шуннан, салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнагач, болгата-болгата, 45 минут пешерәбез. Суынганнан соң парландырылган банкаларга тутырабыз.

Игътибар! Лимон согы хуш ис һәм әчкелтем тәм биреп кенә калмый, консервант ролен дә үти: вареньены шикәрләндерми. Лимон яратмаучылар лимон кислотасын кулланырга мөмкин.

Нурания Зарипова рецепты

ВТ

Автор:
Читайте нас: