Гидрометүзәкнең фәнниҗитәкчесеРоманВильфандбу кыштароссиялеләрне нинди һаваторышы көтүетурында сөйләгән. “Кыш дәвамында Россиядәкатысалкыннарданҗылыһаваторышыөстенлек итәчәк. Кыш бертөрле булмаячак, әмма шулай да көчле салкыннарга караганда җылылык ешрак күзәтеләчәк”, — дип билгеләгән синоптик.Шулук вакытта ул әлеге раслау нигездә илнең Европа өлешенә кагыла, дип өстәгән.
Моңа кадәр Вильфанд Россиянең барлык төбәкләрендә декабрьдә нормадан җылырак һава торышы көтелүен хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, аномаль җылылык илнең Европа өлешендә, Төньяк-Көнбатыш федераль округында, Үзәк федераль округында, Идел буе федераль округында, Уралда, шулай ук Себер федераль округының күп өлешендә һәм Ерак Көнчыгыш федераль округында булачак.
Вильфанд шулай ук Россиянең Европа өлешендәге күпчелек өлкәләрдә явым-төшемнең гадәти күләме көтелүен билгеләп үткән. Әмма Үзәк федераль округның көньяк районнарында, шул исәптән Рязань, Воронеж, Тула, Липецк, Тамбов өлкәләрендә, шулай ук Якутиянең төньяк өлешендә кар кытлыгы булырга мөмкин.